Шәрип Зәкәров

Шәрип абый Зәкәров әнә шул дәһшәтле сугыш елларның тере шаһите.
     Илгә дошман үтеп кергәч, яшь гаиләсен Ходай кулына калдырып, авыл ир-атлары белән бергә фронка киткәндә 24 яшен тутырырга да өлгермәгән була.
     Шәрип абый 1941 нче елның 25 нче июнендә сугышка китә. Ул радист-сигналчик булырга укыган була. Үз һөнәрен буенча эләкми, аны Кавказга 142 аерым батальонга җибәрәләр.Ул корабльләре җимерелгән, баткан матрослардан төзелгән батальон була. Шәрип абый бер ел шунда хезмәт итә. 1942 нче елда көчле контузия ала һәм 6 ай госпитальдә дәвалана. Аннары Севастопольдә “Берегова база”да 1945 нче елга кадәр хезмәт итә.
     Җиңү көне килгәч, Шәрип абый отпускга кайта. Отпускадан соң яңадан бер ел хезмәт итеп, исән-сау гаиләсе янына кайта. Алар Алмабикә белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә туган колхозында хезмәтләрен дәвам итәләр. Шәрип абый кече улы Җәлил һәм килене Зәбидә тәрбиясендә бик озак еллар яши. 2011 нче елда гүр иясе булды.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz