ileber

• Бала кошның авызы зур булыр.
• Күгәрчен баласы күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди.
• Теле ачылмаган балага сыерчык тел алып килә, ди.
• Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.
• Әни суккан авыртмый.
• Әнкәм йорты алтын бишек.
• Йорт анасы белән корт анасы бер.
• Алтмышка җитсен бала,Ана өчен һаман да бала.
• Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
• Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
• Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
• Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.
• Ханнан бала олы,Баладан ана олы.
• Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
• Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
• Йомырка тавыкны өйрәтми.
• Мөгезен кем сындырганны болан онытмас, Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
• Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан.
• Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән.
• Ана сөте белән кергән онытылмый.
• Ата алмаган малай атасыннан күргән.
• Ата-анаң сиңа гомер биргән.
• Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.
• Балага кәкитләнсәң, кәнфит сорар.
• Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.
• Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.
• Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.
• Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөр.
• Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.
• Баланы эшкә өйрәт,
• Бала үлгәнгә салынса, син аны күмгәнгә салын.
• Бала-чага ипи сатып калач ала.
• Кыз бала анасына чын дус була.
• Кыз сөйкемле булса, холыгы белән,
• Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.
• Сабыйга ат та ат, таяк та ат.
• Сабый хөкеме — уен.
• Улы барның кулы бар.
• Хәерсез бала хәерче булыр.
• Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.
• Үрдәк баласы, тавык астында туса да, суга йөгерер.
• Буласы бака баштан була.
• Булыр ат тайдан билгеле, Булыр сыер бозаудан билгеле.
• Каршы бала үлемен карагай башыннан табар.
• Акылы кысканың теле озын.
• Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
• Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
• Сакауның телен әнисе белер.
• Ахмак сүзгә җавап юк.
• Күп торганнан сорама, күп күргәннән сора.
• Караган тапмый, сораган таба.
• Бар белгәнең сөйләргә ашыкма.
• Беленеңне белеп из.
• Бер әйткәнне ике әйтмә.
• Әүвәл уйла, аннан сөйлә.
• Авызыңнан тере саескан очырма.
• Авызың кыек булса да, туры сөйлә.
• Актыкта хаклык җиңә.
• Өендә кытаклый,
• Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә!
• Акылсыз авызны ачарга ачкыч кирәкми.
• Белем йөрәккә куәт.
• Белемлекнең чиге юк.
• Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
• Дөньяда иң зур байлык — белем.
• Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.
• Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була.
• Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
• Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар.
• Аталар сүзе — акылның үзе.
• Атаң әйтсә алдамас,
• Көндез әкият сөйләгән кешене ак бүре ашар.
• Мәзәк — күңел ачкычы, табышмак — зиһен ачкычы.
• Мәзәк сүз — ашка тоз.
• Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.
• Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.
• Башта холык тап, аннан гыйлем.
• Иркенлек турылыкта, күркәмлек холыкта.
• Чын яхшының ачуы булса да, үпкәсе булмас.
• Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.
• Җир тартмаса, су тарта.
• Зәңгәр бака үз сазын танымас.
• Илдә булса үлмәссең, илсез көнең күрмәссең.
• Туган илең — туган анаң.
• Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
• Туган илнең эте дә якын.
• Туган туфракка баскан эз суынмый.
• Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.
• Ашыккан бер эшне ике эшләр.
• Ашыккан акча янчыгын алам дип тәмәке янчыгын алып чыгып киткән.
• Бер югалган вакыт яңадан кайтмас.
• Биш иртәгәдән бер бүген кыйбат.
• Бүген эшләнәсе эшне иртәгә калдырма.
• Кешенең сүзе белән үзе бер булсын.
• Кеше үзенә баш булса, кешегә дә баш булыр.
• Агач җимеше белән, адәм эше белән.
• Адәм аш ашыйм дигәнче, әрәм тамак ишектән керер.
• Аз сөйлә дә күп эшлә.
• Таякны чи чагында бөгеп кал!
• Тегермән ташын ялаган эт яламый торалмый.
• Үзен күндерә алмаган башкаларны күндерә алмас.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz