ileber

         Эзмә авылы тарихы

    Һәр кешенең биографиясе булган кебек, һәр авылның үз тарихы була. Анда яшәүче һәркем газиз авылы, аның табигате белән горурлана.
    Эзмә! Ни өчен безнең авыл шулай аталган, ул кайчан төзелгән? Безнең бабаларыбыз нәрсә белән шөгыльләнгәннәр, ничек яшәгәннәр? Ил халкы белән бергә эзмәлеләр бүгенге матур тормышыбыз өчен ничек көрәшкәннәр? Бу сораулар һәр ватанпәрвәрдә кызыксыну уята.
    Архив-материаллардан, төрле китаплардан, фәнни чыганакларан, авыл халкында буыннан-буынга сөйләнгән истәлекләрдән файдаланып, без шул сорауларга җавап бирергә теләдек. Эзмә авылы атамасының килеп чыгышы турында телдән-телгә күчеп килгән берничә риваять яши.
    Ә хәзерге Казан арты авыллары XI-XIV гасырларда барлыкка килгәннәр. Борынгы бабаларыбыз Идел буе Болгар дәүләте 1236 елда Батый хан җитәкчелегендәге монголлар тарафыннан яулап алына. Монголлар Болгар шәһәрләрен, авылларын талыйлар, яндыралар. Баскыннар узган авыллар һәм мәһабәт шәһәрләр урынында кара күмер, төтен, йорт хәрабәләре генә кала. Болгар халкы басып алучыларга авыр ясак түләргә - ашлык, терлек, мех бирергә, тирле корылмалар һәм йортлар салырга, юллар төзергә, урман кисәргә мәжбүр ителә. Монголлар ни теләсәләр, туны һәм күпме теләсәләр, шулкадәр талый торган булалар. Андый изүгә җавап итеп, болгар халкының бер өлеше Кама елгасының уң ягына, аның кушылдыклары булган Мишә, Нократ һәм Казансу елгалары буйларына, ягъни Казан артына күчен утыра.
    Менә шул чорда Мишә елгасы үзәненә күчеп утырган Эзмән исемле болгар бабабыз җитәкчелегендәге бер төркем кешеләр Эзмән авылына нигез салганнар. Борынгы болгарлар «Эзмән» исемен гаиләнең олы баласына - беренче ир балага кушканнар. «Эзмән» исеме – “әтисе эзеннән баручы”, «нәселенең эзен дәвам игүче», «токымны саклаучы» мәгънәсен аңлаткан. Соңрак «Эзмән» исеменнән «н» авазы кыскартылган, Эзмә авылы дип кенә йөртелә башлаган. Эзмә - бик күптәнге торак пункт. Аның иске зиратында дүрт данә кабер ташы саклана. Ул ташларның берсенә борынгы болгар телендә гарәп хәрефләре белән «Йосыф хаҗи улы Хөсәен, 1332» дип язылган.Калган өч кабер ташының язуларын танырлык түгел, алар кителә-кителә бозылганнар. Кабер ташындагы язуга таянсак, Эзмә авылында ким дигәндә 600-700 ел элек нигез салынган булырга тиеш.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz