ileber

                                            Иләбәр авылы тарихы

    Кайбер тарихларга күз салсак авылыбызның килеп чыгышы 17 нче гасырга карый. Имеш, бу урынга чирмешләр тормыш кору өчен килгәннәр.Бу җирләр ханныкы булган. Кала таудагы хан аларга төпләнү өчен рөхсәт бирмәгән. Шулай да, ниндидер сәбәпләр аркасында, Илабар исемле чирмеш китмәгән, шушы урында яшәп калган. Авылдагы 1930 нчы елларда яшәгән Бәдретдин, Фәхретдин абзыйларны чирмеш нәселеннән дип йөрткәннәр. Икенче фараз буенча, авылга паралелль рәвештә сузылган калкулык өстендә урман булган. Урман киек-җанварга, кош-кортларга бай булганлыктан, халык аучылык белән шөгылләнгән. Җәнлекләрнең тиресен иләп, бүрек, киемнәр теккәннәр. Шунлыктан авылның атамасы "Илә" тамырыннан килеп чыккан булырга мөмкин . Авыл табигатьнең бик матур урынына бер калкулыкка паралелль, ә икенчесенә перпендикуляр рәвештә урнашкан. Авылның бер башыннан данлыклы Мишә елгасы ага. Авыл булып утыру өчен бу урын бик җайлы булган, якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә чыга торган уңайлы калкулыклары бар. Кунак-мазар килсә дә, берәрсе ерак юлдан кайтса да, кызлар, җиңгәләр чишмәгә йөргәннәр.

     Хәзерге Казан арты авыллары бик күп еллар алдан барлыкка килгәннәр. Борынгы бабаларыбызның Идел-Кама буендагы Болгар дәүләте 1236 нче елда Батый хан җитәкчелегендәге монголлар тарафыннан яулап алына. Монголлар узган авыллар һәм мәһабәт шәһәрләр урынына кара күмер, төтен, йорт хәрәбәләре генә кала. Болгар халкы авыр ясак түләргә ашлык, терлек, мехлар бирергә төрле корылмалар һәм дә юллар төзергә мәҗбүр ителә. Андый изүгә җавап итеп Болгар халкының бер өлеше-Кама елгасы артына, бер өлеше рус җирләренә качып китәләр. Бигрәк тә, алтын Урда әмире Булат - Тимер 1361 нче елда Болгар җиренә һөҗүм итеп Биләр, Сувар шәһәрләрен икенче мәртәбә тәмам җимергәннән соң, болгарлар, үзләренең уңдырышлы кара туфраклы җирләрен, авылларын, шәһәрен ташлап, күмәк төстә Каланың уң ягына, аның кушылдыклары булган Мишә, Вятка елгалары буйларына, Идел кушылдыгы Казанка буйларына, ягъни Казан артына күчеп утыралар. 19 нчы гасырның ахырына кадәр натураль хуҗалык хөкем сөргән. Кулдан хәзерләнгән киндер күлмәк, алача штан, мескен бүрек, чикмән, тула оек, киез итек, чабата һәм башмак татар крестьяннарының киеме булган. Игенчелектән тыш, күпчелек Иләбәрлеләр тегүчелек белән шөгылләнгәннәр.Көзен уңышны җыеп алгач эгадәттә парлап (әтисе һәм улы яки өйрәнчек малай) күрше өязләргә таралганнар,эш тапкан урыннарга тукталып тегү теккәннәр. Шуннан яз башында кайтып налог түләрлек, чәчүлек орлык юнәтерлек акча алып кайта торган булганнар. Шулай да ачлык һәм мохтаҗлыктан чыга алмаганнар. Тик Бөек Октябрь революциясе, колхозлашу гына Мишә буе крестьяннарының да тормыш- көнкүреш,социаль хәлен тамырдан үзгәртте. Мишә буе авыллары крестьяннары да азатлык өчен ил халкы алып барган сыйнфый көрәштән читтә калмаганнар. Сыйнфый көрәшнең актив һәм пассив формаларында катнашканнар. Үз хокукларын яклап, патша власте органнарына протест хатлары язганнар, авыл эчендә ялчылар тотучыларга каршы протест йөзеннән аларның хуҗалыгын яндырганнар, байлардан көлеп, мәзәкләр, чәнечкеле җырлар чыгарганнар. Сыйнфый каршылыкларның каты көрәш формасында үткән вакыйгаларда да, Иләбәрлеләрнең өлеше кергән. Ирек өчен көрәшкән Идел буе крестьяннары Емельян Пугачев восстаниясендә актив катнашканнар. Илебезнең башка хезмәти ияләре кебек үк, Иләбәр авылы эшчәннәре дә Бөек Октябрь социалистик революциясен зур шатлык белән каршы алалар. Революция буржуазиядән һәм алпавытлардан җитештерү средстволарын тартып алды, фабрикаларны, җирне, транспортны, банкларны һәм башкаларны бөтен халык милке итте. Ул кешелек тарихында беренче буларак, патша Россиясенең изелгән милләтләренә, шулар эчендә татар милләтенә дә азатлык китерде һәм аларны илнең ирекле,тигез хокуклы гражданнар итеп күтәрде.Ул элек коллык хәлендә яшәгән күп миллионлы хатын-кызларны азат итте,аларга социалистик төзелештә һәм дәүләт белән идарә итүдә актив катнашырга мөмкинлек тудырды. 1918 нче елның маенда БҮБК эшчеләрдән махсус азык-төлек отрядлары төзү турында декрет кабул итте. Ул декрет буенча крестьяннар чәчү һәм үзләренә ашау өчен кирәгеннән арткан бөтен ашлыгын билгеләнгән бәя буенча дәүләткә тапшырырга мәҗбүр ителде. Ашлыгын яшерүче кешеләр судка тартыла иде. Артык икмәген алганда каршылык күрсәтүчеләргә карата Наркомпродка кораллы көч куллануга кадәр гадәттән тыш хокуклар бирелде. Дистә меңләгән алдынгы эшчеләрдән азык-төлек отрядлары төзелеп, алар авылларга җибәрелде. Ул продотрядлар кулакларның яшергән ашлыкларын таптылар, ярдәмгә авыл ярлыларын оештырдылар, урыннарда совет власте органнарын ныгыталар. Казан губернасы партия оешмасы да үзенең иң тугырылыклы улларын фронтка җибәрде. Алар арасында Мамадыш өязе Албаево авылы егете революционер Степан Васильевич Домолазов бар иде.Губерния хәрби комиссариятенең боерыгы буенча аңа Мамадыш коммунистик махсус хәрби отряд төзү тапшырыла. Тиз арада төзелгән һәм оешкан Домолазов отряды 28- легендар Азин дивизиясенең 25 укучы полкы составына кертелә. Полк командиры итеп Домолазов билгеләнә. Азин дивизиясе аның составында Домолазов полкы Идел, Кама, Вятка буенда дошманнарны тар- мар итүдә геройларча сугышалар. Фронт сызыгы Казан арты, Мишә буе авылларыннан да үтә. Данлыклы Азин дивизиясенең бер часте 1919 нчы елның язгы ташу чорында, Казан - Арча -Мамадышка барганда Эзмә авылында берничә көн урнашып тора. Азин гаскәрләренең бер полкы урнашкан калкулыкта 1937 нче елда төзелгән МТС ка Азин исеме бирелә. Гражданнар сугышының бүтән фронтларында да Иләбәрлеләр совет властен яклап, хәрби актларына тугрылыклы булып сугышалар. Ак чехлар һәм Колчак бандаларын кугач, большевикларның Мамадыш өяз комитеты урыннарда партия йогынтысын көчәйтү, совет властен ныгыту, хуҗалык эшен җайга салу, укыту, культура - агарту тармакларына игътибарын көчәйтә. Авылларга партия программасын аңлату, җирле советларга сайлауларын оештыру, идарә органнарын ныгыту вәкаләтләре белән үзләренең вәкилләрен җибәрә, Бөкмеш волостенда бу авыр һәм катлаулы вазифаларны үтәү 1918 нче елдан большевик Галиев Юнуска тапшырыла. Ул авылларда В.И.Ленин биографисе, партия программасы турында лекцияләр укый, алдынгы крестьяннарны партиягә тарта һәм ниһаять, 1920 нче елның 10 мартында анда 17 партия чены була. Болар сафында: Камалов Шамил, Утяганов, Сабиров, Муратов Гали, Гатауллин, Зарипов, Төхвәтуллин, Малов Яким, Нагимов, Иванов, Ахмадиевлар булалар. Шул ук 10 мартта булган волость партия ячейкасының президиум членнары булып, Камалов Шамиль, Иванов сайланалар. Президиум предсидателе булган Камалов Шамил 1920нче елның маенда Мамадышта РКПБ ның өяз конференциясендә катнаша. Шулай итеп, авылларда партия сүзе тирәнрәк үтеп керә. Партия ячейкалары халык белән эшләү өчен политик оештыручылар, агитаторлар билгелиләр. Шулай ук 1920 нче елның 10 мартында үткәрелгән җыелышында политик оештыручы итеп Сабиров сайлана.
      Эзмә авыл советы буенча беренче китапханә 1919 нче елның 6 июнендә Иләбәр авылында ачыла. Аның беренче китапханәчесе Моратов Гали була. Ул чорда китапханәләр культура агарту эшенә зур өлеш кертәләр. Алар каршында олыларны укырга-язарга өйрәтү курслары да эшли, анда партия атналыклары үткәрелә. Партячейка карары буенча 1920 нче елда Татарстан АССР төзелү уңае белән үткәрелгән бәйрәмне күңелле итеп үткәрәләр. Бу эшләрдә актив катнашканнары өчен волость партия ячейкасы Үтәгәновка, Муратовка, Моловка благодарность белдерә. Гражданнар сугышы җиңү белән тәмамлана. Өч елдан артык дәвам иткән көрәштән соң Россиянең эшчеләре Совет җиреннән чит ил интервентларын куып чыгардылар, һәм эчке контрреволюцион акгвардиячеләр армияләрен тар- мар иттеләр. Беренче бөтеньдөнья сугышы чит илләрнең хәрби интервенциясе һәм гражданнар сугышы нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының башка төбәкләрендә кебек үк Иләбәрдә дә авыл хуҗалыгы тәмам җимереклеккә төшкән. Эш яшендәге ирләр илне сакларга киттеләр, атларның күбесен хәрби максатлар өчен алдылар. Авылда нигездә бала-чагаларны эшкә оештырган хатын-кызлар һәм өлкән яштәге өлкәннәр генә калган. Җир сөрү өчен тарту көчләренең нык кимүе дәҗрибәле игенчеләрнең армия хезмәтендә булуы үзенең тискәре йогынтысын сиздерде. 1920 нче елда сөрү җирләре сугышка кадәргенең 0,8 % гына чәчелде. Иген уңышы нык кими. Шуның өстенә 1921нче елда коточкыч корылык булган. Иртә яздан башлап бөтен җәй буена яңгыр яумаган, һәр көнне көньяктан эссе җил исеп,чәчелгән ашлык һәм барлык кыргый үләннәр корыган, җирләр ярылган. Кыргый үләннәрдән иң чыдамлысы алабута була. Ул явымсыз, чатнаган эсселектә дә орлык җитештерә. Авыл халкы алабута бөртеген җыйнап, бик әче булса да,оныннан икмәк пешерә, токмачын хәзерли. 1922 нче елдан башлап, чәчү мәйданнары елдан ел киңәя,терлекләр саны арта. Иләбәрлеләр хуҗалыкларын яхшырта, киңәйтә башлый. Авылда ярлылар саны кими , ә урта хәлле крестьяннар арта. Ул елларда илебез буенча авылларда кооперациянең иң гади формалары потребительләр кооперациясе һәм авыл хуҗалыгы кооперацияләре арта. Эзмә авыл советына караган Иләбәр авылыннан 13 хуҗалык 1928 нче елның апрель ахырына Саба урманы читендәге җайлы һәм уңдырышлы җирдән үзләрендәге җан башына тиешле өлешне бүлеп алып, авыл хуҗалыгы артеле төзеделәр.Бу күмәк хуҗалыкка Октябрь революциясе хөрмәтенә "Революция" артеле исеме кушыла. 1928 нче елдан "революция" артеленә керүчеләр: -Марданов Газиз, Мухаметшин Хурамша, Каримуллин Кашаф, Каримуллин Галләми, Каримуллин Фазлый, Зиятдинов Йосыф ( Иләбәрдәге ярлылар комитеты рәисе), Ямалов Камал, Нигъмәтҗанов Хәсән, Хәйруллин Зиннәт, Хәйруллин Нотфый, Муратов Мөхәммәтгали (Гали дип тә йөрткәннәр), Шакиров Хатиф, Исламов Хаҗи иптәшләр булган. "Революция”5 артеленең беренче председателе итеп, ташып торган энергияле, оста оештыручы иләбәр партия группасы секретаре коммунист иптәш Марданов Газизне сайлыйлар. Артельнең беренче партия ячейкасы секретаре итеп Мухамметшин Хурамша сайлана. "Игенче" колхозы үрнәгендә 1929 нчы елның көзендә Иләбәрдә "Революция" колхозы төзелә. Колхозның беренче председателе итеп Ахунҗанов Мәхмүт сайлана. Счетовод итеп, Мөҗипов Мәхмүт билгеләнә. 1930 нчы ел колхоз төзелеп бетте дигәндә генә, яңадан таркала. Биргән атларны хуҗалыклар кире алалар. 1932 нче елда Иләбәрдә булган 122 хуҗалык тулысы белән колхозга берләшеп беткән һәм аңа "Биларик" исеме бирелгән. "Биларик" колхозы Саба районында иң алдынгылар сафына баса. 1937 нче елда Азин МТСы төзелә. Директоры итеп Зарипов Зиннур билгеләнә. 1938-1940 нчы елларда Иләбәр авылында данлыклы тәҗрибә лабораториясе була. Анда ашлыкның тишелешен, сыйфатын тикшергәннәр. Аның җитәкчесе булып, сугышка кадәр Шарков, Тухватов Хан, Ахунҗанов Мәхмүтҗаннар булган. 1940 нчы елда "Биларик" колхозының исеме "Революция”гә үзгәртелә. Председателе-Ахунҗанов Мәхмүтҗан. Шул ук елда Мәскәүдә Бөтен союз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. 1941-1945 нче еллар Иләбәр авылыннан ирләр Бөек Ватан сугышына китәләр. Барлык эш карт-карчыклар, хатын-кызлар, балалар җилкәсенә кала. Иләбәрлеләр җиңүгә үзләренән зур өлеш кертәләр. 1941 нче елның 22 июнендә авыл халкы гадәттәгечә иргә уянды. Якшәмбе көн булуга карамастан, хатын - кызлар сызма культураларны һәм яшелчәләрне утау эшенә, ә ирләрнең күпчелеге силоска печән, кыргый үләннәр чабу, аларны ташу һәм силослау эшенә керешәләр. Сәгать 12 ләрдә колхоз идәрәсе бинасы янында җыйналган кешеләр радиоалгыч янында тынып кала. Радио хәвефле хәбәр игълан итә. Фашистлар Фашистлар Германиясенең СССР га хыянәтчел рәвештә сугыш башлавы турында Совет хөкүмәтенең белдерүе була бу. Сугыш. Совет кешеләренең тыныч хезмәте өзелде. Шулай да беренче көннән үк "Безнең эшебез хак: Дошман тар - мар ителер. Җиңү безнең якта булыр Г дип белдерде... Көннәр үткән саен авылда ирләр азайганнан - азая барды. Сугыш озакка сузылды. 1944 нче елның язында Арча һәм Саба районнарының бер өлешеннән яңа район Яңа Чүриле районы итеп оештырыла. ВКП/б ның Чүриле район комитетының беренче секеретаре итеп Давыдов, район Башкарма комитеты председателе итеп Каримуллин Кашаф Каримулловичлар сайлана. Арча районыннан Казанбаш МТСы Саба МТСы Чүриле районына күчә. Бөек ватан сугышы залплары тына. Халык түземсезлек белән көтеп алган тынычлык урнаша. Сугыш халык хуҗалыгының башка тармаклары белән бергә, авыл хуҗалыгында да тирән яра ясай ,авыл хуҗалыгы үсешен күп елларга тоткарлана. "Революция" колхозында тәҗрибәле игенчеләрнең, терлекчеләрнең күпчелеге сугышта һәлак була.

     Бөртекле ашлык уңышы кими, терлекчелек бик нык артка кала. Сугыш китергән зыянга 1946 нчы елның җәендә булган корылык та килеп өстәлә. Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә бу корылык 1921 нче елгы корылыктан да хәтәррәк ьәм зуррак була. 1921 нче елда корылык нигездә Идел буе районнарында гына булса, 1946 нчы елгы корылык бөтен Идел буен,Украинаны, Белорусияне, Балтик буе республикаларын, Молдавияне дә эченә ала. "Игенче" колхозында 1946 нчы елда бөртекле ашлыкның уртача уңышы 1940 нчы ел уңышыннан 3 мәртәбә түбән була. 1940 нчы елда 1 га дан уртача уңыш 12,5ц булса, 1946 нчы елда 3,94 ц гына була. Ләкин "Революция”леләр иген уңышын күтәрү, гомүмән, авыл хуҗалыгын үстерү өчен фидакарь эш җәелдерәләр. Демоблизацияләнеп, туган Иләбәренә кайткан элекеге сугышчылар авыл хуҗалыгын күтәрү эшенә җиң сызганып керешә. Бу вакытта колхоз председателе Гыймадиев була. Ул 1949 нчы елга кадәр эшли. Азин МТСы паркы яңа тракторлар, комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары белән тулыландырыла.МТС директоры Зарипов Зиннур "Революция" колхозы белән МТС арасында төзелгән договор буенча да, Эзмә авыл советы депутаты буларак та, аңа сайлаучылар тарафыннан бирелгән наказларны үтәү буенча да, "Революция" колхозына техника хезмәте күрсәтүне арттыра бара.
     1947-1956 нчы елларда Иләбәрдә сарыкчылык һәм мөгезле эре терлек фермасы эшли башлый. Сыер сөтен ат белән Курсабашка илтәләр. Сарык сөтен шунда ук урнашкан заводта эшкәртеп брынза ясаганнар. 1954 нче елның апрель аенда "Игенче" һәм "Революция" (Иләбәр авылы) колхозлары берләшә. Берләшкән эре хуҗалык "Игенче" исеме белән яши башлый.Аның председателе итеп Хабибуллин Шарифулла сайлана. Хабибуллин Шарифулла 1949 нчы елның май аеннан 1950 нче елның июненә кадәр "Калатау" колхозы председателе булып, 1953 нче елның ноябреннән 1962 нче елның февраленә кадәр "Игенче" колхозы председателе булып, 1962 нчы елдан 1984 нче елның декабренә (ягъни пенсия яшенә) кадәр Киров исемендәге колхозда агроном булып эшли. 1949 нчы елдан 1954 нче елга кадәр, ягъни "Игенче" колхозы белән берләшкәнче, "Революция" колхозы председателе булып Габдрахманов Кәрим эшли. 1954-1964 нче елларда МТФ мөдире, пенсиядә булуына карамастан, 1964 нче елдан 1980 нче елга кадәр колхозда ревизия комиссиясе члены булып эшли, "Революция" колхозында 1945 нче елдан 1954 нче елга кадәр счетовод булып бик төгәл учет эшләрен урнаштырган Яруллин Дәүләт эшли. 1961 нче елда Иләбәр белән Шекше авыллары арасында Калатау итәгендә кошчылык фермасы ачыла. Биредә Гайнетдинова Флера зоотехник булып эшли. Башта Гыйлманова Гөлчирә, Хәбибуллина Мәдинә, аннары Хадиева Миннебикә 9 ел эшли. Фермага укучы балалар көл, күмер алып киләләр,үзләре дә ярдәм итәләр. Йомырканы чеби өчен Сабага, сату өчен Шәмәрдәнгә җибәрәләр. Хадиева Миннебикә 1500-1800 тавык, әтәчләр үстереп, Казанга алдынгылар слетына бара. Кошчылык фермасы бетерелгәнгә кадәр биредә ирле-хатынлы Багавиев Зиннур һәм Багавиева Вазигалар эшли. 1942 нче елга кадәр Эзмә авыл советына караган авылларда медицина пунктлары бөтенләй булмый. Авыру булганда аларны 10 км ераклыктагы Саба больницасына алып баралар. Саба больницасы врачлары үзләре килеп, чәчәккә каршы һәм башка инфекцион авыруларны булдырмау максатыннан прививкалар ясап китәләр. Беренче медпунктны 1942 нче ел башында сугыш вакытында Курск шәһәреннән эвакуацияләгән фельдшер Исаченко Вера Наумовна ача. Ул аны Иләбәр тегермәненең бер бүлмәсенә урнаштыра. 1944 нче ел башында медпунктны Эзмә тегермәненең бер бүлмәсенә күчерә.

     Азин МТСы беткәннән соң аның урыныга 1967 нчы елда машина мелиоратиция станциясе ПМК-12 төзелә. Колхоз идарәсе мелиорация станциясенең зур ярдәме белән 1973 нче елда Эзмәнең Мишә үзәнендә 108 га лы сугарулы көтүлек булдыруга ирешә. Аңа ике төрле үлән орлыгы катнашмасы чәчелә. 1974 нче елда хуҗалык сугарулы участокның һәр гектарыннан уртача 719 ц печән уңышы алына. Көтүлек звеноводы Низамиев Нури Мәскәү шәһәрендә СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Анда, хезмәтләрен югары бәяләп, Низамиев Нури күргүзмәнең бронза медале һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Тәҗрибә уртаклашу йөзеннән Эзмә көтүлегенә Балтач, Кукмара районыннан һәм Ульяновск өлкәсеннең берничә районыннан вәкилләр киләләр һәм эш нәтиҗәләре белән танышалар. Колхоз идарәсенең соравы буенча, Азин машина мелиорациясе станциясе, Мишә елгасын буып, 450 мең кубометр су сыешлы саклагыч коралар. Анда бер насос станциясе төзеп, 2мең метр озынлыктагы торбалар үткәреп "Волжанка" су сиптергече урнаштырдылар. 1979 нчы елда 100 гектар мәйдан биләгән икенче сугарулы участокны файдалануга тапшырдылар. 57мең 500 сумга төшкән бу корылмалар дәүләт хисабына үткәрелә. 1982 нче елда икенче көтүлекнең һәр гектарыннан уртача 522ц яшел масса уңышы алына. Ул участок затоннарга бүленеп, анда сыер көтүләре утлый, печән чабыла, сенажга салына, колхозчыларны шәхси терлекләренә печән хәзерләнә. 1982 нче елның көзендәАзин ПМК-12 коллективы Мичәнбаш бригадасында тагын 210гектарда сугарулы өченче көтүлекне файдалануга тапшырды. Монда колонна коллективы, инженер Мифтахов Зиннур, мастерлар Ахметсафин Мулланур һәм Йосыфҗанов Вазихлар җитәкчелегендә Мичән елгасына 1млн. 40 мең кубометр су сыешлы капиталь буа коралар. Буада автомат сууздыргыч җайланмалары, 3 насос станциясе төзелде. Су сиптерү өчен 5 мең метр озынлыкта җир асты торбалары, җир өстенә 5 "Волжанка" установкасы эшләде. Колхоз идарәсе Мичән буасын балык күле итеп файдаланырга, анда алдагы елларда сазан һәм карп, маймычлар җибәрергә планлаштыра. Шулай итеп 9 ел эчендә колхозда 418 гектар сугарулы җир булдырыл. Бу мөһим корылмалар мул терлек азыгы җитештерергә булышлык итә. Азин мелиораторлары "Киров"колхозында туфрак эррозиясенә каршы да күп кенә тимер бетон корылмалар эшлиләр. Юлтан елгасына тоташкан сусыз елгалар, көчле яңгырлар һәм язгы кар сулары белән бик тирән һәм киң булып җимереләләр, упкыннар барлыкка китерәләр. ПМК-12 хезмәткәрләре ул сусыз елгаларның төпләрен тигезләп, анда зур диаметрлы торбалар куялар, елга ярларын тимер бетон плитәләр белән каплыйлар. Нәтиҗәдә, ул сусыз елгалар яшәрәләр. Шундый ук тимер бетон плитәләр һәм торбалар Эзмә ягыннан үтүче Саба-Шәмәрдән шоссе юлы буйлап Мишә үзәненә төшә торган су юлларына куелалар. Мелиораторлар Пүкәл-Өтернәе авыллары арасындагы берничә сусыз елганы бульдозерлар белән күмдереп авыл араларын тигезлиләр. 50 гектар мәйдан биләгән ул җир органик һәм минераль ашламалар кертеп сукалана, уңдырышлы басуга әйләнә.

     Иләбәр авылы елдан -ел үсә матурлана. Авылда яшьләр күпләп төпләнеп калалар. Яңа йортлар салып керәләр. Авылга иң беренче булып Зарипов Минислам Сәгыйть улы инициативасы белән мәчет төзелде. Аны 1995 нче елның март аенда ачалар. Шул көннән башлап олы яшьтәге ир - атлар, укучы малайлар даими рәвештә мәчеткә йөри башлыйлар. Ураза, корбан гаете намазларына бөтен авыл халкы катнаша. Авылда мулла Вазыйфасын алдагы елларда Әхтәмов Әшәрәпҗан бабай башкара, 1998 нче елдан 2003 нче елга кадәр Хабибуллин Шәрифулла , 2003 нче елдан Гыйлманов Рушан Сәетнур улы башкара. Ул яшь балаларны мәчеткә җыеп гарәпчә укырга, язарга өйрәтте. Ураза аенда көн саен тәравих намазына балалар белән йөриләр. Рушан көн саен авыл өстенә үзенең моңлы азан тавышын ишеттереп авылдашларын сөендерә. 2000 нче елда авылга тагын бер яңалык килә. ПМК-12нең үзәктән җылытыла торган котельный бинасы спортзал итеп үзгәртелә. Моны башлп йөрүчеләр шул вакыттагы авыл советы рәисе Галиев Айдар, авылдашыбыз "Шәмәрдән нефтерподукт" оешмасы җитәкчесе Котдусов Җәүдәт Шәйхелислам улы була. Аңа җитәкче итеп педагогика университетының физкультура факультетын тәмамлаган укытучы егет, көрәшче Галиев Азатны билгелиләр. Аңарчы спортзал ролен буш, иске йортлар үти .Тренер Сабитов Камиль яшьләрне көрәш серләренә өйрәтә Безнең авылда элек - электән спорт белән шөгыльләнә торган яшьләр яши. Җиңел атлетика, көрәш, чаңгы ярышларында катнашып призлы урынны алган яшьләребез бар. Венера һәм Вәсилә Файзрахмановалар җиңел атлетика ярышларында катнашып район һәм республика күләмендә призлы урыннар алдылар. Вәсилә апа соңгы елларда районда оештырылган чаңгы ярышларында да хатын - кыз терлекчеләр арасында беренче урынны бирми.
     Иләбәр авылы яшьләре төрле спорт ярышларында призлы урыннар яулап район буенча беренче урынны алалар. Иләбәрлеләр көрәш спорты буенча да элек - электән дан тоталар. Сабитов Камиль, Галиев Айдар, Галиев Хәйдәр, Галимҗанов Рәис, Галимҗанов Рашат, Котдусов Җәүдәт, Хамзин Миниярлар татарча көрәшнең осталары. Яшь көрәшчеләрне үстерүдә тренер Галиев Азат көч куя. Котдусов Реналь, Заһидуллин Динар, Райнур, Галиев Айсаф кебек мәктәп укучылары әтиләренең алмашчылары булып үсәләр. Татарча көрәш ярышларында гел призлы урынны яулап киләләр. Галиев Азат 2003 нче елда, Галиев Айдар 2004 нче елда татарча көрәш буенча "Татарстанның спорт остасы" исеменә лаек булдылар.
     Авылыбыз елдан-ел төзекләнә матурлана бара .Булганын саклап яңартып тору да зур көч һәм матди чыгымнар сорый.Бу яктан Иләбәрлеләр бик тә бәхетле, авыл диеп җан атып йөрүче авылдашларыбыз бар. Зиратның таш койхмасы еллар үтү белән җимерелә ,чүп үләннәре белән каплана башлагач Зарипов Минислам Сәгыйть улы аны төзекләндерүгә үзе алына һәм 2003 нче елның җәендә эшкә керешә. Авыл яшьләре (Халиуллин Рафис, Галимов Фаиз, Гарипов Әмир, Нәбиев Фирдәүс) урам ягындагы таш койманы сүтеп ,яңа ташлар белән өяләр өстен калай белән каплыйлар.Ә инде эчке ягын 2005 нче елның җәендә дәвам иттерә: Зарипов Айнур, Алмаз, Хәбирҗанов Раниль, Яруллин Илнарлар. Шулай итеп иске зират Зарипов Минислам Сәгыйть улы ярдәме белән тулысынча төзекләндерелә.
      Авылыбызда булган чишмәләрне карап төзәтеп торуны да үз өсләренә алдылар, авылыбыздан чыккан җитәкчеләр. 2006 нчы елның җәй аенда югары очта Зарипов Минислам абый тагын бер изге урынны булдырды. Ике тау арасыннан тибеп чыккан нәни су ерганагын күреп, шул урынга чишмә эшләтте.Зарипов Айнур,Алмазлар таштан чишмә өйделәр,түбәләп куйдылар. Беседка һәм ут ягу урыннары, күпер эшләнде. Аларга Нуриев Фидәил гаиләсе ярдәм итте. 2006 нчы елның сентябрь аенда түбән очта урнашкан Миннәхмәт чишмәсендә дә төзекләндерү эшләре башланды. Котдусов Җәүдәт таштан өй өйдереп яңа улаклар куйдырды.
     2000 нче елның май ахырында элек детсад итеп эшләнгән финский йортны сүтеп, аның урынына яңа мәктәп төзелә башлый. Аның да башлап йөрүчеләре Зарипов Минислам, Галиев А.Г. Мәктәпне җәй буе эшлиләр. Чүплек арасыннан зур, якты, матур мәктәп калкып чыкты. Мәктәп тирәсеннән ата - аналар , мәктәп укучылары белән 4 трактор чүп түгелде. Таш нигезле тимер койма белән әйләндереп алынды. 2001 нче елның 25 январь көнендә мәктәп куллануга тапшырылды. Арча питомнигыннан айва, туя куаклары үсентеләре алып кайтып утыртылды. Шулай итеп мәктәп тулы җанлылык белән эшли башлады.
     1965 нче елдан бирле Эзмә, Иләбәр,Өтернәс авыллары халкына Иләбәр авыл китапханәсендә эшләүче Замалова Зөләйха китапханә хезмәте күрсәтә. Китапханә урнашкан бина клуб хезмәтен дә үти.

1980 нче елдан китапханә ПМК-12 оешмасы салган ике катлы йортның бер бүлмәсенә күчә.Клуб мөдире булып Хаҗиева Рәвилә эшли башлый.Алар икеседә халыкка игелекле хезмәт күрсәтәләр. 1994 нче елда Замалова Зөлайха Сәйфи кызы лаеклы ялга киткәч аның урынына Галиева Вәсилә Шәйхулла кызы эшли башлый. 1996 нчы елда клуб мөдире Хаҗиева Рәвилә Сабир кызы да лаеклы ялга китә. Клуб мөдире булып Загирова Гөлүсә эшли башлый. 2002 нче елның декабрь аенда клуб һәм китапханәне берләштергән бина ачыла. Авылдашларыбыз Зарипов М.С., Галиев А.Г., тырышлыгы белән(төзүне оештыручылар) ачылган клуб авыл халкына игелекле мәдәният хезмәте күрсәтә башлый. Клуб мөдире булып Яруллина Тәнзилә эшли башлый. Бүгенге көндә китапханә фондында 7000 меңнән артык китап фонды бар.Китапханә 705 кешегә китапханә хезмәте күрсәтә. Фонд ай саен яңа кайткан китаплар белән тулыланып тора.Вакытлы матбугат даими килеп тора.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz