ileber

         Олыяз авылы тарихы

     Борынгы бабаларыбызның буыннан-буынга килгәнистәлекләре буенча, Олыяз авылы моннан 900 еллар элек, 1100 нче елларда Кече Мишә Елгасы тирәсендә урнашкан. Шекше авылыннан төньяк-көнбатышындагы урман кырыенда Зәбидә елгасы буена тәвәккәл, акыллы, сәләтле, оештыручы Ильяс исемле кеше җитәкчелегендә бер төркем гаилә күчеп утыра. Авыл атамасы, шул җитәкче исеме белән, ягъни Ильяс дип йөртелә башлаган. Ул соңрак Ильястан-Олыязга үзгәртелгән дип сөйли, Олыяз авылында яшәгән, тарих фәннәрен яхшы белүче Хуҗәхмәтов Ризван бабай. (Ул 1913 нче елда шушы авылда туган,яшәгән,2001 нче елда мәрхүм булган).Борынгы тарих ни сөйли?
     Борынгы бабаларыбызның Идел-Кама буендагы Болгар дәүләте 1236нчы елда Батый хан житәкчелегендәге Монголлар тарафыннан яулап алына. Монголлар Болгар шәһәрләрен, авылларын та-лыйлар, яндыралар. Монголлар узган авыллар, мәһабәт шәһәрләр урынына кара күмер, йорт хәрабәләре генә калган. Богарларның бер өлеше, ил¬басарлардан качып, Каманың төньягына күчәләр. XIII гасыр уртасында монголлар Алтын Урда ханлыгы төзиләр. Идел Болгариләр аңа буйсынырга мәҗбүр ителә.Бигрәктә Алтын Урда Әмире Булат Тимер 1361 нче елда Болгар җиренә һөҗүм итеп Биләр, Болгар, Юкәтау, Сувар шәһәрләрен һәм шулар тирә¬сендәге авылларны талыйлар, җимерәләр, янды¬ралар. Халыкның байтак өлеше уңдырышлы кара туфраклы җирләрен, авылларын,шәһәрләрен ташлап күмәк төстә Каманың үң ягына, аныңкушылдыклары Мишә, Вятка елгалары буйларына, Казанка елгасы буйларына күчеп утыралар. Болгар җирләренеңполитик, экономик, сәүдә һәм культура үзәге яңа шәһәргә-Казанга күчә.

      Менә шул чорда-ХIII гасырның икенче яртысында Мишә елгасы тирәсендәге Шекше, Иләбәр, Эзмә, Бөкмеш, Олы Шекше (Олыяз), Тимершык һ.б. авыллар барлыкка килә башлыйлар. Бу фикерне Эзмә авылының иске зиратындагы кабер ташындагы язуга таянып расларга була. Ул ташларның берсендә борынгы болгар телендә гарәп хәрефләре белән: "Йосыфҗан бине Хөсәен 1332 елда вафат булды"-дип язылган. Әлеге кабер ташы турында Н.И. Воробьевның "О болгаро-татарских надгробных камнях" дигән китабының 12нче битеннән укып белергә мөмкин.
      Олыяз авылы да XIII гасыр ахырларында, XIV гасыр башларында яши башлаган дигән фараз дөресрәк булыр. (Ул рус дәүләтенең ясак җыйнау документларында Олы Шекше диеп йөртелгән.) Чыннан да, Олы Шекшебашта урман кырыенда, Зәбигаелгасыбуендаяшәгән. Тормыш итәргә елга тирәсендә, урман буенда яшәргә җайлы булса да, ерткыч хайваннар авылга бер дә тынгылык бирмәгәннәр, вакыты белән зур зарарлар да китергәннәр. Шуңа күрә авыл халкы урман кырыеннан, Зәбигә елгасы буеннан хәзерге урынга-зур ачыклыкка күчеп утырганнар. Олыяз сүзе Олы басу, зур ачыклык, Олы кыр дигәнне аңлата. Олы Шекшенең урман буеннан хәзерге олы ачыклыкка, олы басуга кучеп утыргач, Олы Шекше - Олыяз авылы дип үзгәртелгән булырга мөмкин.

      Зәбига елгасы буеннан Олыязның хәзерге урнына күмәк рәвештә күчү Хуҗәхмәтов Ризванның ерак бабалары, тәвәккәл, акыллы, сәләтле оештыручы ерак бабалары: Мәсәлән улы Мәсхүт җитәкчелегендә тормышка ашырыла, ягъни хәзерге Олыяз урынына күчеп утыралар. Олыяз авылы бик җайлы, тирә-юне матур, зур тигезлек, чишмә-кизләүләр, авылны икегә булеп чиста сулы Олыяз елгасы ага. Басуларын төньяктан һәм көнчыгыштан катнаш урманнар каплаганнар. Ул урманнар гаять зурлар, алар бик еракларга сузылалар. Олыяз елгасы элек хәтсез генә балыклы елга була. Анда чуртан, алабуга, чабак, ташбаш балыклары булган. "Ул балыкларны авыл халкы үзе өчен файдалана"- дип күрсәтә Үзәк Дәүләт архивында. Игеннәрне нигездә урак белән урганнар, өлешчә чалгы белән чапканнар, һәр крестьян хужалыгының бакчасында ындыр табагы булган. Анда ашлыкны чабагач белән сукканнар. Терлекчелектә бабаларыбыз ат, сыер, сарык, кәҗә асраганнар. Урманнарда агач куышларында умарта балларын жыйганнар һәм ул умарта күчләрен җыйнап, үз хуҗалыкларында умарта асраганнар.Авыл халкында һөнәрчелек тә җайга салына. Агачтан әйбәт йортлар, абзарлар, мунчалар, мәчетләр, күперләр салганнар. Тимерчелек эше шактый алга киткән...
      Шул чорларда хәрби кораллар кою өчен металл ятмалары эзләү разведкалары көчәя. Мамадыш өязенең Олы Нырты һәм Олыяз авыллары тирәсендә бакыр металы ятмалары табыла. Олыяз авылының хәзерге сыер фермасы янында бакыр чыгару шахталары казылган. Ләкин бакыр чыгару эше туктатыла. Чөнки бакыр ятмалары яшь дип билгеләнә. Ул чокырларга авыл халкының терлекләре төшеп үлү очраклары еш була. Шунлыктан, ул шахталарны бик күп еллардан соң күмәләр. Бакыр чыгару чокырын күмдерүләрен Ризван бабай бик яхшы хәтерли...

      Революция алды елларында һәм революциядән соң авыл зурайганнан-зурая бара. 1921нче ел бик коры һәм бик авыр ел була. Ул елны халык ачлыктан интегә, ачлыктан үлүчеләр күп була. Тәвәккәл кешеләр ул вакытта да югалып калмый. Бертуган Зиннәт, Ханнан, Рәхимулла, Гафур, Шәкүр Загидуллиннарның Мәскәү якларына чыгып китеп, кул белән такта ярып, хезмәтләре өчен икмәкләтә алып үзебезнең якка алып кайтулары билгеле.
     Авылның иң үсеш аткан чоры 1922-1931нче елга туры килә. НЭП чоры башлангач, авылда игенчелек, терлекчелек белән беррәттән, яңа төзелеп килә торган Шәмәрдән станциясенә барып эшләү мөмкинчелеге дә ачыла. Авылда сәүдә эше киң җәелә. 3хуҗалык-Сиразиев Нәгыйм, Хисмәтуллин Барый, Хафиз муллалар кибет ачып җибәрәләр. Гаффаров Мәннән Шәмәрдәндә үзенә чәй йортын (ашханә) булдыра. Бу елларда авылда терлек саны да арта .
      Авыл халкы Шәмәрдән станциясенә кайткан пассажирларны кирәкле урынга ат белән йөртеп гаилә бюджетына әзме-күпме акча керткәннәр. Хатын-кызлар поезд каршына чыгып сөтен, маен, ашамлыкларын туктап торучы поезд пассажирларына сата торган булалар. Шул чорларда авылдан ерак түгел генә (Халык телендә-Водокачка дип аталган җирдә) известь яндыра торган булганнар. Авыл халкының бер өлеше шул “таш заводына” барып та эшләгән. 1928нче елны Чәнчелмә елгасы башында (Хәзерге Газовик кортлыгыннан ерак түгел) нәселле терлекләр үрчетә торган совхоз оештырыла. Аңа Әзербайҗан революционеры хөрмәтенә “Нариман” совхозы дигән исем бирелә. Ул безнең авылның һәм шушы күрше-тирә авылларның байтак җирләрен үз эченә ала. Шулай ук анда авылдашларыбызга төрле тармакта эш табу мөмкинлеге дә ачыла. Иң беренче тракторлар да шушында кайта.Төзелеш киң җәелдерелә.Тик аның гомерекыска була.Совхоз бөлгенлеккә төшеп,тарала.
      Олыяз авылында элек-электән дини халык яшәгән. Авыл мәчетсез, мәдрәсәсез тормаган. Имамнар төрле җирләрдән чакырылган:Сабадан Таҗетдин дигән кеше килеп имам–хатыйп булып торган һәм авылда төпләнеп калган. Аннан соң Хафиз хәзрәт килгән.Аның малае Хәлил бик укымышлы кеше булган.Ул хаҗга барып беренче елны үзе өчен,аннан кайтмыйча,анда балалар укытып, икенче елны атасы өчен хаҗ кылып кайткан. Ул дөньяви гыйлемгә дә ия булган һәм авыл балаларына да дини һәм дөньяви гыйлем биргән. Шулай ук авылда мәдрәсәдә бер сукыр хәлфә дә укытуы мәгълүм.Хабибуллин Хафиз бабай шул хәлфә турында ,балаларның тавышыннан танып,дәрестә кемнең бар, кемнең юк икәнен белә торган иде дип искә ала иде. Шушы елларда Шәмәрдән (Кукмара районы) тире эшкәртү заводы хуҗасы шушы –тирә авылларга 18 мәчетне үз акчасына төзеткән.Шул вакытта 1913 нче елда безнең Олыяз авылына да яңа мәчет салына.Авыл 2 мәхәлләгә бүленгән булган.Икенче мәчет салу өчен урын билгеләнгән булган,тик революциядән соң моңа алынучы булмаган.1930 нчы еллардан соң хөкүмәт динне кыса башлаган һәм авылдагы бердәнбер мәчет тә ябылган.Мәчет ябылгач,югарыдан аның манарасын кисәргә дигән фәрман килгән,тик бу эшкә үзебезнең авыл халкы алынмаган.Бары тик 37,38 нче еллар тирәсендә күрше Пүкәл авылыннан 2 куштан килеп бу эшне башкарганнар.
      1931-32нче елларны авылда колхозлашу чоры башлана. Колхозга “Правда” исеме бирелә.Күмәк хуҗалыкка халык теләр-теләмәс авырлык белән керә. Бер кергәч тә халык кире аннан чыгып колхозга тапшырган малларын кире ала. Шушы елларда авылдан дин әһелләрен һәм кулак дип таза тормышлы кешеләрне җибәрә башлыйлар. Касыйм,Искак дигән кешеләр һәм Хафиз хәзрәтне авылдан җибәрәләр, ә малае гаиләсен алып Мәскәүгә кача. Күп кенә гаиләләр йортларыннан чыгарылып, бөтен мөлкәтләре тартып алына. Шомараклары партиягә һәм колхозга кереп котылып калалар. Башта Олыяз авылы Мамадыш өязе Бөкмеш волостенда була.(Конторасы Шекшедә) Аннан соң ярлылар комитеты, соңыннан авыл советы оештырыла. Олыяз авыл советына: Олыяз, Пүкәл, Шәмәрдән бистәләре керә. Аларның җитәкчеләре булып Загидуллин, Әскәров, Шәйхелислам, Исламов Кави, Исламгалиевларның эшләүләре билгеле. Авылда балаларның иң күп тууы 30-40нчы еллар арасына туры килә.
      1933нче елны хуҗалык рәисе Гайнетдинов Гыйльман колхозчыларның I Бөтенроссия съездында катнаша. Ул анда Сталинның “колхозчыларны күтәрергә” дигән ялкынлы чыгышларын тыңлап кайта. Тик бу чорларда халыкның тормышы авырая бара. Ашарга ипи булмагач Казан шәһәренә барып 2шәр тәүлек чират торып ипи алып кайталар. Тәвәкәлләре шахталарга, яңа төзелешләргә барып урнаша.1937нче елны репрессия көчәеп киткәч, авылда шикаятьләр аркасында байтак кешеләрне алып киткәннәр. Кайберләре шуннан әйләнеп кайта алмаган. 1940нчы елда Советлар Союзы Финляндия белән хәрби конфликтка кергән. Бу сугышта безнең авылдан да 3 кеше катнашкан. Бер авылдашыбыз, Ганиев Җиһангир, шушы сугышта батырларча һәлак булган. Бу сугыш безнең якның җиңүе белән тәмамланган.
      Ул елларда вербовщиклар килеп халыкны төрле якка яшәргә өнди башлаганнар. Хөкүмәтнең әзме-күпме ярдәме дә булгандыр, монда да тормыш авыр булган, күпләр шул чорда төрле җирләргә бигрәк тә Бурятиягә һәм шушы Фин җиренә китәргә ризалашканнар. Безнең авылдан да 13 гаилә фин җиренә күчеп киткәннәр. Хуҗин Галиәхмәт абзый җәмәгате һәм 11 баласы белән Фин җиренә кузгалган. Андагы тормыш шартлары бу якка караганда уңайрак булган, тик бу озакка бармаган...
      1941нче елны фашистик Германия Советлар Союзына хыянәтчел төстә һөҗүм иткән. Бөтен Совет халкы белән берлектә Олыяз кешеләре дә шул замандагы авыр мәшхәрне үз җилкәләрендә татыганнар. Сугышның беренче көннәреннән ир-атларны сугышка мобилизацияләгәннәр... 1941 нче елны сугыш булган җирләрдән халык эвакуацияләнеп безнең якларга кайта. Авылдагы буш йортларга һәм гаиләсендә кеше әз булган семьяларга урнаштырылалар. Сугыш чорында авылда тормыш коточкыч авыр була. “Күз алдында кешеләр шешенеп ачка үлә иде. Үлгән кешеләрне җирләргә ир-атлар аз булгач, 1944-45нче елларны бу эшне хатын-кызлар һәм яшүсмерләр, бабайлар башкара иде”-дип искә ала иде мәрхүм Хайрулла ага Гарифуллин.Фин җиренә күчеп киткән авылдашларыбызның язмышлары да бик аяныч була. Авылга нибары исән-сау 13гаиләдән 4 кеше генә әйләнеп кайта алган.
      Сугыш чорында колхозда Вафин Кәшиф(Кече Шыңар),Мөхәммәтҗан(Кызыл Мишә),Ахунов Гани(Олыяз) колхозда председатель булып торганнар.Сугыштан соң Гатауллин Хәлил (Олыяз),Цыганов Кирилл(Янил) председатель булып торган . 50 нче елларда Пүкәл белән Олыяз берләшеп Киров исемендәге колхоз булып яши башлаганнар.1963 нче елны колхоз Эзмә һәм Мичәнбаш яклары белән кушылып,7 авылны берләштерә.Аның председателе Дәминов Әбелгаз була.Аннан соң Ишниязов Фәйзелхак,Шәйхетдинов Фәрит абыйлар колхоз җитәкчеләре булып торалар.1991 нче елның 7 нче апрелендә авыл аерым колхоз “Олыяз”булып яши башлый.Хуҗалык җитәкчесе итеп шушы авылның тырыш ,тәҗрибәле егете Ахметов Гыйлфан сайланып,бүгенге көнгә кадәр җитәкчелек итә.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz