ileber

         Пүкәл авылы тарихы

     Тарихи документлардан күренгәнчә, Пүкәл авылы Эзмә авылы янгач, күчеп утырган авыл булырга тиеш. 18 нче гасырның 40-50 нче елларында Эзмә халкының бер өлеше элеккеге урыннан ике чакрым тирәсе көньякка , калкурак урынга һәм чишмәләргә бай булган Сырна елгасының ике ягына күчеп утырган.Бу авыл элеккеге исемен саклаган.Бу күчеш вакытында авылның хәллерәк хуҗалыклары Эзмәнең уңдырышлы ышна җиренә –Олыяз елгасы һәм Менгәр ерымы буена күчеп утыралар.Бу авылга Эзмә-Пүкәл атамасы бирелгән. Бу күчеш 1740-1750 нче еллар арасында була. Тарихи документлардан күренгәнчә,Пүкәл 1740-1750нче елларда барлыкка килгән.
     1715 нче елда Казан губернасының Мамадыш өязендә үткәрелгән 1 нче ревизия вакытында Эзмә- Пүкәл авылы булмаган.Мәскәүдәге борынгы актлар Үзәк Дәүләт Архивы докумнтларында ул 1747 нче елда телгә алына.Ул вакытта Эзмә –Пүкәлдә 49 ир- ат яшәгән, ясакны да ир-аттан түләткәннәр/.
      Эзмә-Пүкәленең Олыяз елгасы буена күчеп утыруына Олыяз халкы бер дә риза булмый.Бигрәк тә Пүкәл халкының Олыяз басуы аша ышна җирләренә йөрүләрен ошатмыйлар.Әле Октябрь революциясеннән соң да, колхозлар төзелгәнче,Олыяз халкы пүкәллеләрнең Олыяз елгасының сул як ярына бозауларын бәйләргә дә,казларын чыгарырга да рөхсәт итмиләр.Җир мәсьәләсе буенча Олыяз белән Пүкәл арасында гел ызгышлар булып тора.Эзмә-Пүкәл халкы эшчән,бердәм һәм тирә-як авылларга караганда баерак яши.Алар күп төрле һөнәр осталары булалар. Пүкәлнең табигате матур,яшеллек һәм зур гына күлле була.Тирә-як авылларда йортлар, каралтылар төзиләр,тәрәзәләр ясыйлар, пыяла куялар,авылның яшеллегенә, төзеклегенә зур игътибар бирәләр.

      1762-1770нче елларда Пүкәлдә 18 йорт булып,анда 70 ир-ат һәм 59 хатын-кыз яшәгән.
      1877-1890нчы елларда 52 хуҗалык булган,400гә якын кеше яшәгән.Авылда мәчет һәм мәдрәсә булган.
      Пүкәлдә 1908нче елда 80 хуҗалыкта 713 кеше яшәгән,шуның 327се ир-ат,386сы –хатын-кыз.Файдалану җирләре-947,2дисәтинә.Авылда төп кәсеп-игенчелек һәм терлекчелек.
      Безнең авыл гомер буе 70-80 хуҗалыктан артмаган,бәләкәй авыл булып калган дип фаразларга мөмкинлек бар.
     1908 нче елның 1 гыйнварена Эзмә -Пүкәлдә 80 хуҗалык булып,анда 713 кеше яшәгән.Шуның 327 се ирләр, 386 сы затын- кызлар, файдаланудагы җирләре 947,2 дисәтинә булган. Ул вакытта авылда бер агач мәчет, ике кибет була.
      1922нче елда Пүкәлдә 35 атлы,35 атсыз хуҗалык була.Җир мәйданы-726 га.
      Авылдагы мәчеттә Әхмәтсалих дигән кеше була,мәзине-Гаптеракыйп.Мәдрәсәдә дин сабагын гарәп телендә укыталар.Шул ук вакытта мәктәп тә ачыла.
      1927 нче елда Әтнә районы кызы Таһирова Гайшә Хәмзә кызы Пүкәл мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. Мәктәп мулла йортында була. Укулар гарәп алфавиты белән алып барыла.Аннары латин алфавитына күчерелә. Пүкәл мәктәбенә Олыяз авылыннан да төшеп укыйлар. 1939 нчы елда рус алфавитына күчелә.
      Колхозлашу еллары башлана.Пүкәлдә 64 хуҗалык колхозга керә.Укытучы Гайшә төрле агитацияләр алып бара,шуның өчен аны үтермәкче булып йөриләр.
      Мәчет авылның уртасында ук була,тирә-ягы агачлар белән әйләндерелгән.Мәчет авылга ямь өстәп тора.Ә 1939нчы елда шушы мәчетнең манарасын кисәләр.Аны Усмангали һәм Хәйбри дигән кешеләр кисә,башка беркем дә риза булмый.Манара киселгәннән соң да бик озак авып төшмичә тора.Аннан соң бу мәчет күп еллар мәктәп булып тора.
      1932нче елда авылда тегү артеле ачыла.Ул Утардагы “Кызыл ятьмә”дигән артельнең бүлекчәсе була.Анда ятьмә үрәләр,бүрек,яка тегәләр.Аның каршындагы Низами хаҗи өендә картлар чүп аера торган була.Артель ябылгач, ул күп еллар китапханә булып тора.

      1934нче елда Киров исемен мәңгеләштерү йөзеннән “Кызыл Пүкәл” колхозын Киров исемендәге колхоз дип йөртә башлыйлар.Алар терлекчелек,игенчелек,яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр.Тимербаев Хәким,Гарипов Гатият,Газизов Фазыл,Аскаров Хәйбри эшне оештыруда зур көч куялар һәм намуслы хезмәт итәләр.
      1941нче елда Бөек Ватан сугышы башлана.Кулына корал тота алган ир-атлар сугышка,илебезне сакларга китә.Пүкәлдән сугышка 70 кеше китә,шуның 39ы үлеп кала,авылга 31 кеше әйләнеп кайта.
      Авылда барлык эш хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә кала. Ул вакытта авылда сарык,сыер фермалары була.
      1941нче елда артельдә хәрби киемнәр:тун,сырган чалбарлар тегә башлыйлар.Артель 1958нче елга кадәр эшли,аннары аны Шәмәрдәнгә күчерәләр һәм сүтеп алып китәләр.
      1947нче елда Пүкәл үзе аерым бер колхоз,Киров исемендәге колхоз була.Председателе Цыганов Кирилл Николаевич дигән кеше була.Бригадирлары – Мәүлитов Әхмәтгали,Газизов Фазыл,Тимергалиев Хәким.Авыл халкы тырыш,эшчән,шуңа күрә бай яшиләр.
     1947 нче елда Пүкәл авылы үзе бер колхоз – Киров исемендәге колхоз була. Кечкенә авыл булса да өч бригада була. Колхоз рәисе Цыганов Кирилл Николаевич дигән кеше була. Бригадирлары Мәүлетов Әхми, Газизов Фазыл, Тимербаев Хәким озак еллар бригадир булып эшли. Аннан соң колхозларны эреләндерү башлана. Башта Пүкәл авылы Олыяз авылы белән генә кушыла, соңыннан 7 авыл Киров колхозы булып кала. Әлеге колхоз белән Дәминов Әбелгази исемле кеше җитәкчелек итә. Башта 1951нче елда Пүкәл авылы (“Правда”) белән кушыла.Колхоз Киров исемен йөртә,председателе Цыганов Кирилл,хисапчысы Ханнанов Сәүбән була. Иң алдынгы колхоз булып санала башлый. Сарык, тавык, бозау һ.б төр фермалар булган авылда. Берничә еллардан соң колхозда таралу башлана.
     Китапханә авылның бердәнбер мәдәният учагы булып тора. 2004 нче елның көзенә кадәр ул бик борынгы, иске, авыл халкы өчен изге бинада урнашкан була. 60 нчы елларга кадәр монда “Кызыл ятьмә” тегү артеле урнашкан булган.Биредә мутон бүрекләр, толыплар теккәннәр. Артель Шәмәрдәнгә күчерелгәч тә, авыл халкы бу һөнәрне югалтмаган. Бүгенге көндә авыл халкы мутон бүрекләр генә түгел, бүрекләрнең бөтен төрләрен, кайры туннарны да матур, килешле итеп тегә беләләр.
      Соңрак 1967нче елда 7 авыл берләшәләр.”Игенче” (Эзмә) һәм Киров колхозы бергә кушылыпКиров исемендәге колхоз исемен йөртәләр.Председателе-Дәминов Әбелгас,соңрак Ишниязов Фәйзелхак,хисапчысы Ханнанов Сәүбән була.Иң алдынгы колхозлардан санала.
      1947нче елда мәктәпкә укытырга Әхмәдиева Зөлхәбирә апа килә.Бу вакытта мәктәптә 4 укытучы була,2 сменада эшлиләр.Барлыгы 96 бала белем ала.Мәктәп бакчасында карлыган,кура һәм 16 төп алмагач була.Җыештыручы булып башта Гильметдинова Бибихәдичә,ә аннан соң Хәмидуллина Фәхриямал апа эшли.Балаларга 2 зур казан белән умач уып аш пешерәләр,утын кисәләр,яралар,җыештыралар.Укытучы булып Сафина Рабига,Гаффарова Гафия,Гариф Хәсәнович,Мирсияпова Әкълимә дигән кешеләр дә эшли.
      1979нчы елда мәктәпне сүтеп,Эзмәгә алып төшеп китәләр һәм авыл мәктәпсез кала.Балалар Олыязга йөреп укыйлар.
      1958нче елда Пүкәлдә бердәнбер мәдәният учагы булып китапханә ачыла.Ул бик борынгы булган бинада урнаша (элекке мулла йорты).Анда эшне Клара дигән кыз башлап җибәрә.1963нче елда Зәбидә апа Нурмиева эшли башлый һәм 35 ел буе авыл кешеләренә игелекле хезмәт күрсәтә.Аның хезмәте районда гына түгел,республикада да билгеле.Авылдагы бер генә чара да аннан башка узмый,чөнки клуб эшен дә аңа алып барырга туры килә.Хезмәтләрен хөрмәтләп , аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем бирелә.Бүгенге көндә китапханә клуб белән бер бинада урнашкан.Китапханәче булып хәзерге вакытта Әхмәтҗанова Лилия эшли.
      1988нче елның 1 нче сентябре. Бу көн укучылар һәм әти-әниләр өчен дә бик шатлыклы була.Пүкәл авылында башлангыч мәктәп төзелә һәм файдалануга тапшырыла.Балалар яңадан үз авылларында белем ала башлыйлар.Укытучы итеп Олыяз авылы кызлары Эльмира Вәлиуллина һәм Лидия Газизуллина кайта. Шул елны мәктәптә 4 сыйныф,13 укучы була.
     /Башлангыч мәктәп 2011 нче елның 1 нче сентябреннән тулысы белән ябыла/.
      Балалар бакчасы да 1988нче елның декабреннән ачылып эшли башлый.Бакча-мәктәп бинасы авылның нәкъ уртасында,бик матур урынга урнашкан.Ачылганда 15 бала кабул ителә,мөдире Әхмәтҗанова Равия була.1989нчы елдан бирле бакча мөдире Фәйзрахманова Мәйсәрә,ә бүгенгесе көндә Мифтахова Зөлфирә. Бакчага 6 бала йөри.
      1988нче елда авылда клуб ачыла.Мөдире Мусабаева Роза,аннан соң күрше авыл кызы Исламова Чулпан була,ә бүгенгесе көндә Сәйфетдинова Зөлфия .
      Авыл зур булмаса анда уңган,талантлы кешеләр бик күп.Казанда Г. Ибраһимов исемендәге тел,әдәбият һәм тарих институтының әйдәп баручы белгече,филология фәннәре докторы,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,дистәләгән китаплар,чиксез күләмдәге мәкалә-фәнни эшләр авторы Дөрия апа Рамазанова шушы авылда туып-үскән күренекле шәхес.
      Бүгенге көндә авылда ике кибет,клуб,китапханә, балалар бакчасы авыл халкына хезмәт күрсәтә. Авылда яңа өйләр,яңа урамнар барлыкка килә.Нинди генә булса да,кайда гына тоса да,туган ягы кирәк кешегә!

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz