ileber

         Өтернәс авылы тарихы


      Татарстан Фәннәр академиясе һәм Татар дәүләт гуманитар институтының Алтын Урда Комплекслы тарихи-археологик экспедициясе башлыгы, Россия Табигать фәннәре академиясе каршындагы "Археология" һәм антропологии" секциясенең Идел-Урал үзәге җитәкчесе, Татар дәүләт гуманитар ин¬ституты проректоры, тарих Фәннәре кандидаты Альберт Әхмәтҗан улы Борһановсоңгы елларда районыбызның мөхтәрәм, ихтирамга лаек кешесенә әйләнде. Ул җитәкләгән археологик экс¬педиция 1998 елдан бирле казыну-тикшеренү эшләре алып бара. 1998 елның җәендә экспедициянең зур булмаган отряды 12 көн дәвамында Саба районының Өтернәс-Эзмә тарихи-мәдәни комплексында беренчел казу эшләре алып барган иде.

     Әлеге беренчел казу эшләреннән соң райондагы Эзмә-Өтернәс-Иләбәр авыллары янында Казан ханлыгы чорына караган ныгытма булганлыгы, аның 1554 елда Иван Грозный гаскәрләре тарафыннан җимерелүе хакында язмалар басылып чыкты. 2001 елда Өтернәстән ерак түгел генә тау итәгенә ташлардан 1554 елда Ватан азатлыгы өчен шәһит киткәннәр истәлегенә обе¬лиск куелды.
     Эзмә, Өтернәс һәм Иләбәр авыллары янында, Мишә елгасының югары агымы бассейнында XIV - XVI гасырларга караган һәм моңарчы өйрәнелмәгән истәлекләр –Эзмә һәм Өтернәс шәһәрлекләре, Эзмә зираты, Өтернәс каберлеге урнашкан. Биредә тагын да борынгырак истәлекләр булуы хакында ышанып әйтергә мөмкин.Аеруча мөһим истәлекле урын булган Өтернәс шәһәрлегендә 1925 елда татар халкын өйрәнү буенча Фәнни җәмгыятьнең Н.И.Воробьев (соңрак ул Казан универси¬теты профессоры була) җитәкләгән этнографик төркеме була.
     Казан тарихчы-археологы Р.Г.Фәхретдинов бу шәһәрлекнең калдыкларын рус елъязмаларында, аерым алганда, Никон һәм Львов елъязмасында, шулай ук "Патша кенәгәсендә искә алган. 1553 елда Казан ханлыгының баш күтәргәнен татар халкы тарафыннан салынган Мишә (Мишә-Тамак) шәһәрлеге белән бәйләп карый (билгеле булганча, -1552 елда Казан халкының шактый өлеше төньякка, Саба урманнадына качып китә). 1554 нче елда әлеге торак пункт Иван Грозный воеводаларының берсе җитәкләгән җәза отряды тарафыннан җимерелә.

     Өтернәс шәһәрлеге эзләре Өтернәс, Эзмә һәм Иләбәр авыллары янында, Калатау елгасы, зур гына ерганак һәм Мишә елгасы арасына урнашкан биеклек территориясендә сакланган. Ул , табигый һәм ясалма ныгытмалар белән урап алынган. Биреде ике олы вал һәм бер озын чокыр шәйләнә. Шәһәрлек территориясе өчпочмак формасында (220x140х-150м). Моңа кадәр ул сөрүҗире булган. Берничә елэлек анда ылыслы урманутыртырга ниятләгән булганнар, бәхеткә, үсентеләртамыр җәймәгән. Шунысыкызганыч, урманчыларның эш нәтиҗәсендә борыңгы культура катламы җимерелгән.
     Җирле халык бу урынны Калатау дип йөртә һәм аның белән бәйле берничә легенданы саклый.Казан ханнарының биредә башкала корырга җыенуларын, соңрак кире уйлауларын раслый.
     Тикшеренүләребез барышында Өтернәс шәһәрлеге территориясендә гомуми мәйданы 400 квадрат метр булган алты чокыр казылды.Шәһәрлекнең үзәкләрендә урнашкан беренче казу майданчыгында Казан ханлыгы чорына караган табылдыклар чыкты. Болар - яндырылган кирпеч, керамик савыт-саба, йон эрләү җайланмасы фрагментлары, таш плитәләр, кеше һәм хайваннарның сөяк калдыклары. Шулай ук, хуҗалык кирәк-яраклары саклый торган чокыр, аның эчендә балык, кош-корт, мал-туар сөякләре, йомырка кабыклары табылды. Г. Ш. Асылгәрәева билгеләвенчә, сөякләр мөгезле эре һәм вак терлекнеке, атныкы. Кыргый җәнлекләрдән сусар, кондыз һәм куян сөякләре бар. Казу барышында өч пыяла мәрҗән, көбә күлмәк, без, пычак кисәге, пыяла һәм тимер шлагы чыкты, чокып бизәлгән йон эрләгеч, җиде көмеш тәңкә (аларның бишесе -Алтын Урданыкы, икесе - Иван Грозный идарәсе чорына караган рус тәңкәләре). Тәңкәләрнең басылу вакыты 25-30 ел төгәллек белән билгеләп булды.

     Өч урында Иске Казанның Камай ныгытмасына охшаш фортификация- саклану системасын ачыкладык. Алар икешәр биек вал һәм шулар арасындагы тирән чокырдан тора. Ныгытмаларныңкиңлеге 12-13 метр. Сакланусистемаларыикеэтаптакорылганнарбулса кирәк.Казылганурыныныңкисемешуны күрсәтеп тора. Валтарнигездәташтан өелгән. Һәр рәт арасынатыгызлапбалчыктутырылтан. Әлеге күренешУртагасырларфортификациясең өйрәнү өченгаять тәкызыклы. Ныгытмаларныңдиварларыкырташларыннан төзелгән, кайберурыннардашомартылганәзерташлар да кулланылган. Валдашулайукагач стена калдыклары да сакланып калган.
     XVI гасырның беренчеяртысынакарый торганторакурыны. Моны елъязмалардараслый. Әммакешеләр биредә аңакадәр дә яшәгәннәр.
     Язма чыганакларга караганда, Мишә шәһәрчеге (Мишә-Тамак) 1552 елда Казан басып алынганнан соң татарларның азатлык өчен көрәш үзәкләреннән берсенә әверелә. Археология һәм тарихи - археологик тикшеренүләр дә шуны дәлилли. 1554 елда биредә Казан ханлыгының вакытлы җитәкчелеге дә урнашкан булгандыр.Калатауда археологлар,КДУ һәм ТДГИ студентлары - жирле халык һәм җитәкчелек ярдәмендә мәрмәр тактадан истәлек обелискыурнаштырды. Анда латин хәрефләре белән мондый юллар язылган: "1553-1554. Мишә-Тамак –Калатау– Иләбәр. Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан юк ителгән Өтернәс шәһәрлеге нигезе. Шәһитләргә Аллаһының рәхмәте булсын”.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz