Заһидуллин Әхелиулла

Заһидуллин Әхелиулла абыйга үз гомерендә күпне күрергә туры килгән. 1914 нче елның 9 нчы августында Иләбәр авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул белемгә омтыла. 1938 нче елда Кукмарада ветврач таныклыгы алып фермада эшли башлый. Көтмәгәндә, уйламаганда фашистлар Германиясе сугыш башлый. Әхелиулла абый да барлык ир-атлар белән бергә 1941 нче елның 23 нче июнендә сугышка китә. Аларны Казанда бер атна тотып, киендереп Смоленск шәһәренә озаталар.”Безне Смоленскка якынлашканда немец самолетлары каршы алды, бөтен җир кып-кызыл ут иде. Без барып җиткәнче ярты кешене үтереп бетерделәр. Урша урманына урнашып, үлгән иптәшләрне шунда җирләдек,”-дип ачынып сөйли иде Әхелиулла абый. Сталинград астындагы каты сугышларда катнаша, каты контузия ала. Пленга эләгә. 1945 нче елда совет солдатлары килеп аларны азат итәләр.
     Аннары ул Венгриягә,Чехословакиягә, Прага шәһәрләрендә 8 ай хезмәт итә. 1945 нче елның декабрь аенда приказ чыга һәм ул 1946 нчы елның декабрендә әнисе янына кайтып, яраткан хезмәтен дәвам итә. Гаилә корып җибәрә. Ләкин аларга бала сөеп,бала назы татырга туры килми.Аларның балалары булмый. Әхелиулла абыйның карчыгы Майҗиһан апаның гүр иясе булгач, ул картлык көнендә япа-ялгыз Иләбәр авылында гомер кичерә. 2008 нче елда гүр иясе була.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz