Загидуллин Гыйлмулла

Загидуллин Гыймулла Заһидулла улы, 1926 нчы елның 6 нчы июнь көнне Саба районы Эзмә авылында туган.
     Эзмә башлангыч мәктәбендә белем ала, 12 яшеннән колхоз эшләрендә катнаша башлый. Җәй көннәрендә көндезен һәм төнлә белән атларны елгаларга һәм урманнарга алып барып саклап ашата. Игеннәр өлгергәч, басудан ындырга атлар җигеп көлтәләр ташый. Шулай итеп, авырлыклар, мәшәкатьләр, кызыклы гына тормышны 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе боза. Авылда корал тотарга сәләтле ирләрне илне сакларга алып китә башлыйлар. Авылда карт-коры, яшьүсмерләр генә кала. Авылда эшләр икеләтә күбәя, яшьүсмерләр өстенә төшә. Авылда калган барлык кеше ачлы- туклы яшәп көн күрә. Фронтан авылга бер-бер артлы кайгылы хәбәрләр килә башлый. Авлдан бертөркем яшьләрне Казанга фабрика завод мәктәбенә (ФЗО) укырга алалар. Алар арасында Гыйлмулла абый да була. 17 яше тулган ул үзен Армия сафларына алуларын сорап Хәрби комиссариатка бара.
     Солдат хезмәтен Сослангер урманнарында башлап җибәрә. Алты ай запас укчы полкында чыныгу уза, аннан туп-туры Фронтка. Белориссия, Польша, җирләрен азат итүдә катнаша. 555нче миномётный полкта миномётчик була. Литва җирләрен Шәвәләй-Кавнаст шәһәрен дошманнардан азат итүдә катнаша һәм шунда мин җиңелчә яралана. Шулай итеп дошманны куа-куа Кенгзберг шәһәрен азат итеп, Балтыйк диңгезе ярларына килеп җиттә һәм Җиңү көнен 9-майны Кензберг шәһәрендә каршый.
      Май аеның ул хезмәт иткән полкны ерак көнчыгышка Монголия чикләренә кайтаралар. Тагын да ныграк коралланып Япон Самурайларына каршы яңа фронтка кузгалалар. Монголиянең коры сусыз дарьялары, Гобе чүлләре, Хинган таулары аша узып, ачлыкта, сусызлыктан тилмергән халык 1945 нче елының сентябрендә җиңүгә ирешә. Кытанның Чан-Чун, Харбин шәһәрләрен азат иткәндә каты яралана. Гыйлмулла абый бик күп орден һәм медальләр белән буләкләнә. ”Кызыл йолдыз”ордены ,”Батырлык өчен“, ”Германияне 30-еллыгы” медале, Баш командующийның рәхмәт кәгазен, Бөек Җиңунең 40-елыгына Ватат сугышы ордены белән буләкләнә. Сослангердан башланган хезмәт Балтыйк буе,Тын океан маршрутларын тәмамлап 7 ел илебезгә хезмәт итеп туган авылына Эзмәгә 1950 нче елның апрель аенда кайтып җитәргә туры килә .
     Тыныч тормышның ямен табып шатланып, телефон элемтәсендә монтёр булып 36 ел эшли, 1986 нче елда лаеклы ялга чыга. Тыныч тормыштагы хезмәте дә дә мактаулы була. ”В.И.Ленинның 100еллыгы медале”, ”Хезмәттәге батырлык”, медальләре белән күп тапкырлар бүләкләнә.
     Гыйлмулла абый тыныч тормышты күршеләренең, туганнарының игътирамын тоеп озак еллар Эзмә авылында яши. Бүгенге көндә мәрхүм.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz