;Хөсәинов Шәйхелислам.

     Хусаинов Шәйхелислам I Балтыйкбуе фронты составында 1944- елның июнь-июль айларында Белоруссиянең Витебск, Орша һ.б. шәһәрләренең, авылларын азат итүдә катнаша. Пулемётчы буларак, немец- фашист гаскәрләренең җанлы көчләренә зур югалтулар китерүдә үзенең намуслы өлешен кертә. Минскидан көнчыгыштарак чорнап алынган дошманның 30 девизиясенең (100 меңнән артык сугышчысын) юк итүдә яшь патриот- пулемётчик узенең сугышчан бурычын тиешле югарылыкта үти. 1944 нчсе елның сентябрь- октябрь айларында Эстония ССР һәм Латвиянең күп өлешен азат итүдә, аларның башкалалары Таллин һәм Рига шәһәрләрен алганда куркусыз, дошманга зур нәфрәт белән батырларча көрәшә. Рига өчен көрәштә, наводчик Шәйхелислам яралана, ләкин сугыш кырын ташламый. Кан койгыч каты сугышлардан соң, Рига совет гаскәрләре кулына күчә. Рига янында тар- мар ителгән немец гаскәрләренең Тукума белән Либава арасында диңгез буена кысрыклыйлар.
     1945 елның апрелендә немецларның күп эшелонлы, тирән оборонасын өзеп, Совет гаскәрләре Балтик буенда һөҗүмгә күчәләр. 20 апрельдә ротадагы исән калган өч кешенең икесе карабиннан, ә Хөсәенов станковый пулемёттан немецларга каршы көрәшне дәвам итәләр. Немец пехотасы якын ук килеп җиткәч, Хөсәенов бер гранатасын ыргытып, берничә немецны үтерә. Саклагач боҗрансын алып, икенче гранатасын ыргытырга күтәргәч кулындагы гранатасына немецларның разрывная пулясы тия. Граната кулында килеш ярыла. Ул гранатасының һәм разрывная пуля осколкалары белән Хусаинов Шәйхелисламның ике кулы өзелә. Ике күзенең дә кабаклары ярыла, ике колагының да колак пәрдәләре ертыла. Сугыш бетергә ярты ай кала 18 яшьлек Шәйхелислам беренче группа инвалид булып кала. Ул ике кулсыз һәм дөм сукыр калса да, социалистик Ватаныбызның бәйсезлеген саклауда үзенең бурычын намус белән үти.
     Катлаулы авыр сугыш юлларын үтеп, 1945 нче елның сентябрендә 19 яшьлек Шәйхелислам абый күзләре күрмәс булып ике кулының бармаклары да чәрдәкләнеп беткән хәлдә туган йортына кайтарып куялар. Гомер буена дөньяның бер мыскал яктысын күрмичә, мәңгегә караңгылыкка дучар ителгән, һәр һәрәкәте, һәр һаҗәте өчен кеше ярдәменә мохтаҗ булган, балаларының йөзләрен күрүдән, аларны куллары белән шапылдатып сөюдән мәхрүм ителгән Шайхелислам абый беркемгә дә күпкәләмичә, озак еллар тормыш иптәше Фаягөл апа һәм кызы Диләрә апа тәрбиясендә гомер кичерә. Бүгенге көндә гүр иясе.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz