ileber
Хәбибуллин Шәрифулла.

     Бөек Ватан сугышы еллары еракта калса да, йөрәктәге ярарлар әле һаман да төзәлми. Кешеләрнең үлемсез хәтере аша безне михнәтле, шул ук вакытта бөтен халык батырлыгының онытылмас көннәренә алып кайта. Сугыш авырлыгын уз иңнәрендә күтәргән Хәбибулла Шәрифулла абый 1942 нче елның 18 нче августында сугышка китә. Шәрифулла абый 3 нче Украина фронтында катнаша.
     Румыния, Болгария, Венгриядә элемтә буенча хезмәт итә. Аның кукрәген бик күп орден, медальләр бизи.
     Шәрифулла абый катлаулы, авыр сугыш елын үтеп, 1946 нчы елда җиңү яулап туган авылына кайта.
     Сугыштан соң тагын хезмәткә җигелә. Ул “Игенче” колхозында бухгалтер булып эшли.1949 нчы елда аны “Игенче” күмәк предприятиясе рәисе итеп сайлана. 1960 нчы елда Казан авылы хуҗалыгы институтын тәмамлый.
     1962 нче елдан 1984 нче елга кадәр колхозда баш агроном булып эшли. Ике чакырылышта район Советы депутаты итеп сайлана.
     2000 нче елда Мәрхәбә апа белән гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
     Бик озак еллар Иләбәр авылындагы Мәрхәбә апа белән Шәрифулла абый бәхетле картлык кичерәләр. Бугенге көндә мәрхүм.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz