ileber
Сираҗиев Хәлил

     Утлы - давыллар еллар кичеп, ничәмә – ничә тапкыр үлем белән йөзгә-йөз очрашкан каһарманыбыз Хәлил абый Сираҗиев. 1941 нче елның декабрендә яшь укытучы егет Тәтеш хәрби комиссариатыннан Ленинград фронтына җибәрелә. Ә бурыч катгый: дошманның көчләрен җимерергә, юк итәргә! Дошман аяусыз һәм көчле. Хәлил абыйларны Онега күле өстеннән яшрен тар юл – “яшәү юлы” аша шәһәргә кертәләр. Андагы мәһшәрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Өстән бомбалар ява, атыш, кырылыш, ачлык, сусызлык. Армия белән бергә җирле халыкның тиңдәшсез батырлыгы белән 900 көннән соң, бик күп корбаннар барәбәренә дошманны җиңүгә ирешелә.
     Һавага кан һәм үлек исе тарала. 1944 нче елның 27 нче гыйнварында утлы боҗра өзелә, блокада ачыла. Хәлил абый Ленинград блокадасыннан исән имин калып, озак еллар яшәгән, районыбызда бердән – бер кеше.
     Аннан соң Хәлил абый Эстонияне азат иткәндә яраланып, Пермь өлкәсендәге госпитальгә озатыла. Анда дәваланганнан соң Шадринск шәһәренә артеллерия училищесына җибәрелә. Анда 7 ай укыгач, офицер буларак, Украина Фронтына озатыла. Венгрия, Австралияне азат итудә катнаша.
     Венаны азат иткәннән соң хәрби комендант ярдәмчесе була. Сугыш беткәч тә, тиз генә кайтармыйлар. 1946 нчы елда укытучылар һәм агрономнарны азат итәргә дигән күрсәтмә нигезендә туган туфракка аяк басарга насыйп була. 1946 нчы елның июленнән башлап, пенсия яшенә җиткәнче, Хәлил абый гомерен яшь буынны тәрбияуләргә багышлый. Бүгенге көндә мәрхүм.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz