ileber
Нуриев Гали

     Сугыш .... 5 кенә хәрефтән торган бу сүз үз эченә күпме фаҗига сыйдыра. 1418 көн давам иткән сугыш Гали абыйны да читләп үтми. Сугыш башланганда аңа 18 яшь була. Кукмара военкоматы аркылы армия сафларына чакырыла. Алма-Ата шәһәренә барып эләгә, шунда хезмәт иткәндә сугыш башлана һәм аны Смоленск шәһәренә күчерәләр. Смоленск фронтында бомба төшеп кулы бик каты яралана, шул вакытта аяк-куллары өшеп 6 ай госпитальдә ята. 1943 нче елда үзенең туган якларына тән һәм җан җәрәхәтләре алып кайта. Гали абыйның күкрәген орден, медальләр бизи. Яшьлекләрендә авыр сынаулар кичерсәләр дә хәзерге вакытта муллыкта, тигез тормышта балаларының һәм оныкларының ярдәме белән матур картлык кичерәләр. Гали абый Нуриев 2004 нче елда вафат була.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz