ileber
Фәттәхов Гаяз

     Дәһшәтле 1914 нче ел тыныч тормышка нокта куя. Авыллар бушап кала. Сугышка китүчеләр арасында Пүкәл авылыннан Фәттәхов Гаяз абый да була. Ул 1943 нче елның 6 нчы гыйнварында сугышка китә. Чувашиядә кече сержантлар хәзерли торган полкта була. 1943 нче елның август азагында фронтка җибәрелә, I-Украина фронтында була. 1943 нче елның ноябрендә Полтава шәһәрен азат иткәндә каты яралана. Дүрт ай госпитальдә дәвалана. Аннан терелеп чыккач, Кавказга җибәрәләр. 1950 нче елга кадәр Каваказда хезмәт итә. 1950 нче елның 25 нче мартында туган авылы Пүкәлгә - өйләнеп хатыны – Мишәр кызы Камилә белән кайталар. Өйдә әти-әни картлар була. Әни мин кайткач 8 ай, әти 3 ел торды. Без аларны булган әйберләр белән, кадер-хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озаттык,-дип, искә ала иде Гаяз абый.
     Сугыштан соң да тормыш дәвам итә. Гаяз абый 1950-1951 нче елларда Чүриле районында Упалмензаг булып эшли. 1951 нче елның октябреннән Олыяз авыл советы рәисе булып сайлана. 1958 нче елда Киров исемендәге колхоз рәисе, 1965-1985 нче елларда, лаеклы ялга чыкканчы Шәмәрдә кошкамбинатында эшли.
     Гаяз абый белән Камилә апа бергә матур гомер кичерәләр. Берсеннән берсе акыллы балалар үстерәләр. Озак еллар абылны аксакалы булып яши. Бүгенге көндә гүр иясе.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz