ileber


     Эзмәдә XIX гасырның соңгы чирегенә кадәр белем алу, уку-укыту эшләре артта булган. Шуңа күрә Эзмә авылы караңгы авылларның берсе булган.
     Эзмәдә 1884 елга кадәр үзенең кызу канлыгын, кырыс характерлы булуы белән тирә-якка танылган Хөснетдинов Хәбибрахман муллалык иткән. Хәбибрахман мулла кичләрен гармун тавышы ишетсә урамга чыгып: “Шайтан уен коралын ватыгыз, тавышын чыгармагыз” – дип яшьләрне таяк тотып куа торган булган. Барлык төр яңалыкка каршы көрәшкән реакцион кеше булган. Ул дини максатларны күздә тотып, догалар ятлату, намаз укырга өйрәтү өчен узган гасырның 70 еллар уртасында яшьләрне ятлатып укыту эшен башлаган. Ятларга бирелгән сабагын үтәмәүчеләрне орышып кына калмаган, күп очракта кыйный торган булган.
     1884 елда Эзмәдән 60 км ераклыктагы Катмыш авылыннан (хәзерге Мамадыш районы) муллалыкка укыган, искелеккә, надан карашларга каршы булган Бакиров Зиннур Эзмәгә мулла итеп китерелә. Авылның олы яшьтәге Низамов Шиһан, Хәмитов Хәлилләрнең сөйләвенчә, һәм башка авылдашларның фикеренчә, Зиннур мулла үзенең бөтен көчен халыкны агартуга, укырга-язарга өйрәтүгә, караңгылыктан чыгаруга багышлый. Берничә елдан соң аңа хәзерге Эзмә урта мәктәбе урнашкан урынга йорт урыны бирелә. Ул баерак кешеләрдән бурычка акча алып , үзенә йорт һәм йорты янына зур гына мәдрәсә эшләтә, анда ныклап укыту эшенә керешә. Яшьләрне укырга-язарга өйрәтә, математика, тарих, география, биология фәннәре буенча белемнәр бирә.Хатыны Фатиха абыстай да кыз балаларны укырга-язарга өйрәтә. Алар балаларын да яңа фикерле, кешеләргә ихтирамлы итеп тәрбияләргә һәм аларга белем алырга шартлар тудыралар. Балаларыннан югары белемле Бакиров Усман башта Эзмәдә, соңыннан Казан шәһәрендә укытучы булып эшләде. Бакиров Габделхак Совет Армиясеннән полковник чинында отставкага чыкты, соңыннан Ютазыда агроном булып, ә кече уллары Габделбәр Мәскәүнең бер заводында инженер булып эшләде.
     Зиннур мулла укытканда укучыларда хезмәткә ихтирам тәрбияли. Укучылар белән бергә үзенең өе һәм мәдрәсә тирәләренә усак, тал агачлары утырта. Ул агачлар хәзер бик юан һәм биек булып үсеп утыралар. Бергәләп кул казып, анда балык үрчетте, төрле яшелчәләр утырттылар. Авылның иске фикерле фанатиклары һәм кулаклар Зиннур мулланың яшьләргә дөньяви белем бирүенә, аның гуманистик карашка булуына риза булмыйлар. Мулланы революционер булуда гәепләп һәм чит илләр белән бәйләнеш тота дип ялган шаһидләр җыеп аны судка бирәләр. Зиннур мулланы 1912 елда Көнчыгыш Себергә сөргенгә җибәрделәр. Сөргендә 5 ел булганнан соң Эзмәгә кайта. Ләкин сәламәтлеге бик нык какшау сәбәпле озак яши алмый, үлә.
     Бакировны сөргенгә җибәргәч, 1912 елда Мичән авылыннан Низамов Гөссем мулла китерелде. Ул ислам динен хезмәт иясе массасын изү коралы итеп файдаланды. Мәдрәсәдә таяк системасын яңадан торгызды, алдынгы фикердәге кешеләрне гаепләргә тырышты. Мәдрәсәдәге балаларга кон саен берничә утын агачы алып килергә мәҗбүр итте,барлык өй эшләрен эшләтә, утын кистерә,ишек алдын себертә, идән юдыра, кар көрәтә. Сәдәкане азрак бирүчеләргә таякны күбрәк һәм катырак төшерә, үзен көн саен бер-ике кешедән ашка чакыруны таләп иткән. Яшерен рәвештә тәмәке тарта, аракы эчә. Госсәм мулланың үзен шундый тискәре сыйфатлары өчен авыл халкы яратмый. Балаларын аңардан укытырга теләмиләр, Эзмә халкы малайларын мәдрәсәгә йөртми башлый.
     1918-1928 елларда Эзмәдә укытучы булып Югары Утар авылы хезмәткәре Хәмидуллин Сәет, 1922-1925 елларда Әхмадиев Кәримнәр эшлиләр. Алар партия һәм Совет хөкүмәтенең халык мәгарифен яхшырту турындагы карарын тормышка ашыру буенча тырыш хезмәт куялар, күп балаларны укырга тарталар, аларга нигезле белем һәм тәрбия бирәләр. Хәмидуллин Сәет, Бәширов Усманнар төшкә кадәр төрле фәннәр укытсалар (ул вакытта фәнни нигездәукытуны яңа сабак бирү дип атаганнар), төштән соң Госсәм мулланың таләбе буенча, дингә бирелгән кайбер фанатик ата-аналарның соравы буенча дини сабак укытыла. Балалар яңа сабакны теләп укыйлар, төштән соңгы сабакка йөрми башлыөлар,1923 елда дини сабак укыту бөтенләйгә туктатыла. 1928-1940 елларда Эзмәдә Тимершык авылы хезмәткәре ВКБ(б) члены Галиев Салих Кавиевич укыта. Ул уку яшендәге барлык балаларны укуга тарта. Авылда укый-яза белмәүчелекне бетерү өстендә тырыш хезмәт куя. Төшкә кадәр искергән кечкенә һәм аз санлы тәрәзәле мәдрәсәдә балалар укытса, кичләрен олы яшьтәгеләрне укырга-язарга өйрәтү эшенә керешә. 1930 елда мәчет мәктәп бинасы итеп үзгәртелгәч, бина киңәя, яктыртыла. Галиев анда барлык авылдашларын диярлек яңа алифка өйрәтә.
     Нәтиҗәдә Октябрь революциясенә кадәр Эзмә халкының 10% укый,9% яза белгән булса,1933-34 елларда 100% белән грамоталы-укый һәм яза белүчеләр булып әверелде.Эзмә мәгариф өлкәсендә дә акрынлык белән булса да,һаман үргә күтәрелә барды,шул чор эчендә җидееллык һәм урта белемгә ия булучылар саны 9 кешегә җитә.
     1932 елда колхоз председателе Ахунҗанов Мөбәрәк,укытучы Галиев Салихның тырышлыгы белән авыл уртасында 4 класслы мәктәп салына.Аның тирәсе рәшәткәләнеп алына.Галиев укучылар белән бергәләп мәктәп тирәсенә яшь өрәнге үсентеләре утырталар.Алар бик тиз үсеп,берничә елдан соң мәктәп тирәсе яшел койма эченә төренә.
      Галиев Салих Эзмә халкын колхозга берләштерү һәм колхозны ныгыту өстендә дә ару-талуны белмичә намуслы хезмәтен кертә.Кулакларның янаулары да,физик көч кулланырга маташулары да аның корыч ихтиярын сындыра алмый.Укытучылардан иң зур күпчелек,һәркайчан диярлек,халык белән бергә атлый,халык интересы өчен көрәшә.Салих Кавиевич та шундый игелекле укытучыларның берсе иде.
      1930 елда Эзмәдә зур янгын була.Авылның 1/3 өлешенә якыны 52 йорт (хәзерге Олы һәм Тукай урамнары) янып бетә.Галиев Салих янучыларга йортлар төзү өчен дәүләт урманнарыннан делянкалар һәм банктан ссудалар оформитҗ итү буенча күп кенә командировкалорда була.Нәтиҗәдә янучылар 2-3 ел эчендә яңадан каралты-кура коруга ирешәләр.
     1940 елда Эзмәдә җидееллык мәктәп оештырыла, беренче директоры итеп Шәмсетдинов Шакир билгеләнә.Укытучы булып Шәмсетдинова Мөнәвәрә, Абдуллина Фәсәхәт, Ибраһимова Галияләр эшлиләр. Ләкин җидееллык мәктәп бер генә ел эшләп кала.1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, ул яңадан башлангыч мәктәп булып үзгәртелә.
      Шәмсетдинов һәм Абдуллиннар сугышка киткәч, мәктәп мөдире итеп:
     1941-1943 елларда Шәмсетдинова Мөнәвәрә,
      1943-1945 елларда Билалова Маһифәрваз,
      1945-1949 елларда Исмагилев Габделхаклар эшлиләр.
     Сугыш елларында укытучылардан Шәмсетдинова Мөнәвәрә, Абдуллина Фәсәхәт, Билалова Маһифәрвәзләр төшкә кадәр балалар укытсалар, тәштән соң балалар белән башак җыйнап, укучыларга кайнар аш оештыралар. Эзмәлуләрдән хәрби фондка һәм дәүләт заемнарына акча, сугышчыларга җылы киемнәр җыйнауда актив катнашалар, һәр бригадада һәм фермаларда стена газеталары чыгаралар. Төннәренкөлтә кертәләр, амбарда ашлык суктыралар. Кышкы кичләрдә триер белән чәчүлек орлыкларын сортларга аерырга булышалар. Ул укытучыларны Эзмә халкы бу көндә дә зурлый, аларны ихтирам белән искә ала.
      1949-1950 уку елында авыл җирләрендә дә балалар өчен гомуми мәҗбүри җидееллык уку кертелде. 1949 елда Эзмәдә дә җидееллык мәктәп ачу планлаштыра, аны ачу өчен мәктәп директоры итеп Сираҗиев Хәлил әмирханович (Буа районы Кульдураз авылы кешесе) билгеләнә. Ул август аенда килү белән зур хәзерлек чаралары күрә.
      Тиз арада урманнан агач хәзерләп, класс бүлмәләре арттырыла,ягулык китерелә. Эзмә кустына кергәнбиш авылдагы балаларның учётын алып, барлык укучы мәктәпкә тартыла, дәреслек белән тәэмин ителә. Авыл Советыннан һәм шул ук вакыттагы вак биш колхоздан өстәмә акчалар туплап,библиотекага китаплар өчен кирәкле уку әсбаплары булдырыла. Мәктәптә комсомол һәм пионер эше юлга салына. Учком эше җанлы рәвештә эшли башлый. Ата-аналар комитеты төзелә һәм эш җәелдерелә.
      1951 елда мәктәп җире рәшәткәләр белән әйләндереп, 1952 елның көзендә анда 300 төп карлыган, 50 төп чия, 30 төп алмагач утыртыла. Нәтиҗәдә, мәктәпнең укучыларга җиләк-җимеш агачлары утыртырга, аларны тәрбияләп үстерергә өйрәтерлек укыту тәҗрибә участогы булдырыла. Ул бакчада үрентеләр хәзерләнелә. Һәр елны укучыларга карлыган үрентеләре һәм чыбыкчалары, кура куаклары бирелә. Нәти- җәдә күпчелек укучыларның үз хуҗалыкларында да җиләк-җимеш бакчалары булдыруга ирешелде. Мәктәп бакчасында да җиләк куаклары елдан-елга арттырыла. Анда күп төрле яшелчәләр утыртып, алардан югары уңыш алына. Бакчадан алынган доходка ел саен мәктәп библиотекасына, кабинетларга кирәкле җиһазлар алына. Әти- ләре сугышта үлгән укучыларга өс киемнәре, уку-язу әсбаплары алып бирелә.
      1953 елда мәктәп участогына укучылар һәм укытучылар көче белән балык күле казыла. Анда Арча районы Казаклар авылыннан һәм Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылларындагы балык күлләре питомникла-рыннан алынган сазан, карп балыкларының маймачлары җибәрелә. Эзмә мәктәбе балык һәм яшелчәләр уңышы белән Казанда авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып мактау грамоталары, күп төрле китаплар белән бүләкләнәләр.
     1954-1957 елларның җәйге каникулларында Камалова Рәйсә Абдрахманова, Баязитова Роза Абдуловна, Фатихова Әнисә Фатиховналар җитәкчелегендә Мишә елгасының башыннан аның тамагына кадәр тирәнлеге, киңлеге, агым тизлеге, елгадагы тереклек, елгадан халык хуҗалыгында файдалану өйрәнелде, һәм альбомнар төзелде.
     Эзмәдә 50 елларда драмтүгәрәк бик җанлы эшли. Укытучылар авыл яшьлә-ре белән берлектә һәр елны 2-3 пьеса буенча ныклапхәзерләнеп Чүриле райо-нының күп авылларында һәм Саба районында да (Эзмә тирәсендәге авылларда) аларны тамашага куйдылар. Драмтүгәрәкләрнең актив членнары Камалова Рәйсә, Вахитова Фәүзия, Ахунҗанов Галим, Хакимов Х., Садыйкова Бәнәнә, Си-раҗиева Мәгъмүрә, Гомәрова Заһирә, Гомәров Г, Исмагилов Габделхак, Гай-нетдинов Солтан, Хөсәенов Фәһим, Хөсәенова Зоя, Хайретдинова Фәүзия, Гор-бунова Рәйсә, Каһирова Әлфияләр булды.
     Мәктәп директоры Сираҗиев Хәлил Әмирханович үзе дә җәмәгать эше тәртидендә бер үк вакытта партоешма секретаре, агитколлектив җитәкчесе, лектория җитәкчесе, пропогандист һәм Эзмә авыл советы депутаты буларак, авыл хуҗалыгы даими коммисиясе председателе булып эшләде. Эзмә урта мәктәбе укытучыларыннан үз белемен күтәрү һәм укучыларга ныклы белем бирү буенча тырышып эшләүче,җәмәгать эшләрендә актив катнашучы түбәндәге иптәшләр дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнделәр һәм алар төрле җаваплы эшләргә билгеләнделәр. Ул вакытта мәктәпнең завучы Ахунҗанов Галимҗан Халимович бу көндә филология фәннәре докторы, СССР Фәннәр академиясенең, Казан филиалында фәнни хезмәткәр булып эшли. Укытучы Хәкимов Хатиф Хәкимович – Алабуга педагогия институтында педагогика кафедрасы мөдире. Баязитова Роза Абдулловна – Казан педагогия институтының өлкән укытучысы. Хисанов Хәйдәр Фәсхиевич – мәгариф отличнигы, Саба урта мәктәбе директоры.Камалова Рәйсә Габдрахмановна – мәгариф отличнигы, күп еллар мәктәп директоры булып эшләде. Вахитова Фәүзия Хадиевна –Татарстан АССР ның атказанган укытучысы, Эзмзә мәктәбе укытучысы, хәзер лаеклы ялда, Хайретдинова Фәүзия – мәгариф отличнигы, Арча –2 урта мәктәбендә укытучы. Гайнетдинов Солтан Гилманович – РСФСРның атказанган укытучысы, лаеклы ялда, һәм башка төрле танылган укытучылар, белгечләр үсеп чыктылар.
      50 елларда Эзмә урта мәктәбендә укучылардан Рамазанова
     Дәрия Бәйрәмовна бу көннәрдә филология фәннәре кандидаты,СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы фәнни хезмәтләре булыпэшли. Вәли- ахметов Рафис Сафиевич – Казанда ПМК директоры, Ахметшин Ильнур Зиннурович – Саба район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, Шәйхетдинов Фәрит Фәрхетдинович – югары укытучылар, врачлар, инженерлар,белгечләр күп.
     1959 – 1960 уку елында Эзмә җидееллык мәктәбе сигезьеллык итеп үзгәртелә. Укытучылар укучыларга фән нигезләрен ныклап өйрәтү, аларда хезмәткә һәм хезмәт ияләренә ихтирам тәрбияләүгә зур игътибар ителә.
      1962 елның язында Мамадыш районы Албай урманчылыгы бетерелгәч, аның кайбер биналары Эзмә мәктәбенә бирелә. Ул җәй бик явымлы була,урман эчендә арба тагылган тәгәрмәчле тракторлар йөри алмый. Шунлыктан сүтелгән биналарны чаналарны төяп июнь-июль айларында гусеницалы тракторлар белән Әбде калкулыгына чыгарыла һәм аннан автомашиналары төяп Эзмәгә ташыла. 1963 елның җәендә шул агачлар белән элеккеге мәктәп бинасы агачлары кушып, яңа мәктәп бинасы эшләнә. Мәктәп җитәкчесе Мәүлетов Шәйхулла була.
     1966 нчы елдан директор итеп 1931 нче елның 4 июлендә Теләче районы, Тәмте авылында туган. Арча педагогия училищасын һәм читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлаган Александров Петр Александрович билгеләнелә. Ул 1970 нче елга кадәр бу вазыйфаны башкара.
      1968 елның январендә мәктәп каршында интернат ачыла. Интернантны җиһазлау, анда торучы укучыларарасында тәрбия эшләрен яхшырту, уку сыйфатын күтәрү буенча Билалова Маһифәрваз Галиевна зур тырышлык белән эш алып бара. Ул анда 1978 елга кадәр ( лаеклы ялга киткәнчегә) эшли һәм укучыларның белемнәрен күтәрүдә лаеклы өлеш кертә.
     1971-72 нче уку елында директор булып Гайнетдинов Нурулла Гайнетдинович эшли.
     1972 нче елдан 1978 елга кадәр директор вазыйфасын Мөбараков Вагыйз Мөбаракович башкара. 1978 елның августында Эзмә сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә.
     1978-79 нчы уку елыннан Набиев Муллагали Шагивалиевич директор итеп билгеләнә. 1953 нче елның 27 ноябрендә Балтач районы Нормабаш авылында туган. 1971 нче елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый, педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлагач 1977 елда Мичән мәктәбенә физика укытучысы итеп кайтарыла.
     1982 елның көзендә Эзмә урта мәктәбенә китпечтән 320 урынлы яңа типовой мәктәп салу эшенә керешелә. Мәктәпне тиз арада җитештерүне максат итеп куйган директор, ялны белми эшли. Ул мәктәп проектын Мәскәүгә үзе илтеп тапшыра. Мәктәп подряд ысулы белән төзелә. ПМК159 төзү эшләрен башкара, җитәкче Батталов була. 1984-1985 уку елы башында яңа мәктәп файдалануга тапшырыла. Мәктәп төзелешенә, ул вакыттан колхоз рәисе булган, Шәйхетдинов Фәрит абый зур ярдәм күрсәтә.
     Яңа мәктәп зур, иркен, якты. барлык фәннәр буенча аерым класс кабинетлар җиһазланган. Класслар укытучылар көче белән елдан –ел баетыла.
     2002 нче елда Эзмә урта мәктәбенә директор итеп Галиев Азат Гилмуллович билгеләнелә. Яңа вазыйфага ул җиң сызганып тотынды. Коллективны бер йомарлам итеп туплап, алар белән киңәшләшеп, яңа эшнең серләренә көннән – көн тирәнерәк төшенә. Җитәкче үзенең кул астында эшләгән хезмәттәшләренә ихтирам белән карарап, аларның борчу – кайгыларын, шатлыкларын уртаклашып, кирәкле киңәшләрне биреп дус – тату эшләргә омтыла. Шулай булмаганда зур уңышларга ирешү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Яуланылган уңышлар безнең мәктәптә бик күп. Мәктәбебез чиста, төзек, ел саен даими рәвештә ремонт эшләре алып барыла. Заман технологияләре белән җиһазландырылган кабинетлар укучылар хозурына тапшырылган. Укучыларыбыз республика, район күләмендә булган барлык конкурсларда актив катнашып, призлы урыннарга лаек булалар.Шуларның берничәсен санап китү кирәктер: район куләмендә Мәгариф хезмәткәрләре арасында уткәрелгән "Жәйге спортакиада"да II урын. Район куләмендә уткәрелгән укучылар арасында уткәрелгән татарча корәштә III урын . Район куләмендә Мәгариф хезмәткәрләре арасында уткәрелгән чангы ярышында I урын. Безнең мәктәп Яңа уку елына әзерлек буенча районда алдынгы урынны , Мәктәп яны тәҗрибә участоклары арасында үткәрелгән ярышта II урыннар алды. Әле искә алмаган уңышларыбыз да бик күп. Болар барысы да җитәкчебез Азат Гыйльмулла улының тырышлыгы нәтиҗәләре.
     Сәламәт яшәү рәвешен яшәү принцибы итеп алган мәктәп – ул безнең мәктәптер мөгаен. Мәктәбебезнең татарча көрәш, чаңгы ярышлары буенча үткәрелгән бер генә чараларда да катнашмый калганы юк. Монда инде җитәкчебез Галиев Азат Гыйльмулла улының зур хезмәте ята.
     Иртә таңнан кичкә кадәр эш артыннан, нидер юллап, эзләп, район белән ике араны 10 тапкыр урап арып – талып кайтканда да ул спорттан аерылмый. Тренерлык вазыйфасын менә инде 9 ел алып бара. Ул тәрбияләгән көрәшчеләр инде үзләре хәзер республика, район ярышларында призлы урыннар яулыйлар. Чаңгычылары да көрәшчеләрдән калышмыйлар.
     Укучылары белән бергә ул үзе дә спорт белән максатчан шөгыльләнә. Ел дәвамында үткәрелүче татарча көрәш ярышларында катнаша, районның хоккей командасы данын да яклый. Чаңгы ярышларында катнашып мәктәп данын күтәрә.
     2003 нче елда Татарстан җыелма командасы составында Самара шәһәрендә узган Россия чемпионатында I урынны алгач, ТР Премьер – министры Рөстәм Миннеханов мәктәп укучыларын йөртү өчен аңа “Газель” автомашинасы бүләк итә. Ул елларда мәктәп укучылары өчен бу зур бүләк, олы куаныч булды.
     Ул автобус белән укучылар көзге, язгы, кышкы каникуллар вакытында ярты Татарстанны урап кайттылар.
     Бүгенге көндә мәктәптә 153 укучы укый, алар Эзмә, Иләбәр, Пүкәл, Өтернәс, Олыяз авлларыннан килеп белем ала.
     5-11 класслар кабинет системасы белән укый.
     1 катта - химия, биология-геграфия, тарих, татар теле һәм әдәбияты, информатика кабинетлары, педагогик тәрбиячеләр, чит телләр, спорт зал, китапханә, ашханә урнашкан.
     2 катта – рус теле һәм әдәбияты 1,2, физика, сәнгать, математика, хәрби хәзерлек, көнкүреш хезмәте кабинетлары, башлангыч класслар, укытучылар, директор бүлмәләре урнашкан.
     Мәктәптә укыту бер сменада алып барыла.
      Эзмә урта мәктәбендә бүгенге көндә 37 укытучы эшли,
      30 укытучы- югары белемле.
      7 укытучы- махсус белемле.
      11 укытучы – 1 нче категорияле
      14 укытучы –2 нче категорияле
     Дәрестән тыш тәрбия чаралары буларак Волейбол, Туган як серләре, Серле нәкыш, Сәхнә, Татарча көрәш, Кисү-тегү, Чаңгы спорты түгәрәкләре эшли.
     Ел саен фән олимпиадаларында уңышлы катнашып киләбез.
     2003-04 уку елында - 5 призлы урын алынды.
     2004-05 уку елында - 6 призлы урын алынды.
     2005-06 уку елында - 7 призлы урын алынды.
     2006-07 уку елында - 6 призлы урын алынды.
     2007-08 уку елында - 7 призлы урын алынды.
     2008-09 уку елында - 6 призлы урын алынды.
     2009-10 уку елында - 7 призлы урын алынды.
     2010-11 уку елында - 8 призлы урын алынды.
     Мәктәптә төрле тематик очрашулар, кичәләр зур җанлылык белән уза.
     Укучыларыбыз районда уздырылган төрле конкурсларда актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.
     Районда беренчеләр рәтендә профелле укыту программасы нигезендә төрле фәннәрдән электив курслар укытыла, укучылар бу дәресләргә теләп йөри.
     Эзмә урта мәктәбе бүген дә эзләнә, яңалыкларга омтылып, заман рухын тоеп, укучыларга аң-белем бирү өстендә эшен дәвам итә.

всё что надо | мир веб-дизайна Яндекс.Метрика

Сайт управляется системой uCoz